Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Фирдүс Тямаев: Безнең телебезне бары тик авыллар гына саклап кала ала

Соңгы елларда чып-чын татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үсүче балаларның туган телебезне белмәве, ата-ана биргән сорауга русчалап җавап кайтаруы гадәти күренешкә әверелеп бара. Җырчы Фирдүс Тямаев әлеге күренешкә карата үз фикерен белдерде.

Миңа интернет аша да: «Сез үзегез милләтпәрвәр, «Татарлар» җырын башкарасыз, татарча концертлар куясыз, ә балаларыгыз русча сөйләшә», – дип бик күп язалар. Мин моның белән килешәм. Бу – бүгенге көндә мине бик борчый торган мәсьәлә һәм зур проблема.

Хәзер балаларның татарча сөйләшмәве буенча бик зур бәхәсләр бара. Кемдер, әти-әни өйдә татарча сөйләшергә тиеш, дип әйтә, кемдер, татар мәктәпләре, бакчалары булырга тиеш, ди.

Мин, мәсәлән, үз өемдә гел татарча гына сөйләшәм. Хатын белән дә, балалар белән дә, дуслар, туганнар белән дә. Ә балаларым русча сөйләшә. Әти-әнинең сөйләшүе кирәк, әйе. Ләкин, минем фикеремчә, бүгенге көндә безнең телебезне бары тик авыллар гына саклап кала ала. Авыллар бетсә, телебез бетәчәк, традицияләребез дә, гореф-гадәтләребез дә югалачак.

Шәһәрдә татар теле күтәрелеп китсә дә, һәр мәктәптә тирәнтен татар теле укытыла башласа да, балалар барыбер үзара русча сөйләшәчәк. Татар телен саклый торган әйбер – ул авыл. Без авылда үстек. Үзебезнең милли уеннарны уйнап. гореф-гадәтләрне белеп. Авылларда чын Сабантуйлар уза иде. Быел менә күпме Сабантуйда булдым, барысы да «показуха». Чын, милли, үзебезнең бәйрәм үлеп бара, бу да – зур проблема. Авылларны сакларга, балаларны каникулларга авылга кайтарырга, колхозларны торгызырга кирәк.

«Мин татарча сөйләшәм, әйдә, син дә татарча сөйләш», – дип, балаларга каеш ала алмыйм. Татарча җырлар өйрәтергә тырышам. Соңгы вакытта үзләре дә татар теле кирәк икәнлеген аңлый башладылар, – диде Фирдүс.

Җырчыларның фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибулллина белеште.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев