Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Эльмир Низамов: «Мин җырымда калам» альбомы җырлары Эльмира Кәлимуллинага багышлап язылды

Татарстан Милли музееның җәйге сәхнәсендә композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Эльмира Кәлимуллинаның «Мин җырымда калам» дигән яңа альбомы чыгу уңаеннан концерт куйды.

Эльмир Низамов икенче альбомдагы җырларның махсус Эльмира Кәлимуллинага багышлап язылганын әйтте. «Җыр авторлары Эльмираның образын күз алдында тотып иҗат итте. Без җырларның темаларын җентекләп уйладык», - диде ул журналистларга.

 

 

Концертта яңа җырларның премьералары һәм тамашачыларга билгеле булган хитлар яңгырады. Шулай ук тамашачылар «Алтын Казан» мюзиклы фрагментларын да ишетте. «Мин җырымда калам» альбомы – Эльмир Низамов һәм җырчы Эльмира Кәлимуллинаның икенче уртак альбом проекты.

«Эльмир белән безне музыка, консерватория, «Алтын Казан» мюзиклы берләштерде. Минем өчен Эльмир белән эшләү, иҗат белән тормышны тулыландыру - зур бәхет. Мин иң бәхетле музыкант», - диде «Голос» конкурсы финалисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты. Эльмира Кәлимуллина.

«Композитор өчен зур шатлык - музыкаңны яраткан, аны җиренә җиткереп башкарган шәхес табу. Эльмира белән минем иҗади тандем бик уңышлы булды. Төрле шагыйрьләр белән эшләргә туры килә. Бу елларда билгеле бер шагыйрьләр белән иҗатташ дуслык барлыкка килде. Җыр үзе моңга агылырга тиеш. Ә ул шагыйрьләрнең тәҗрибәсе зур, алар мине белә, сизә», - диде Эльмир Низамов.

Музыкантлар әйтүенчә, иҗатта, тормышта бәхәскә килгән чаклар да булган. «Нәрсәдер ошап җитми икән, без аны шул вакытта ук әйтәбез, бер-беребездән киңәш сорыйбыз. Мин Эльмираны, ул мине тыңлый», - диде Эльмир Низамов.

«Альбомның үзенчәлеге - аның теге музыка уен кораллары белән яздырылуында. Бу бик зур хезмәт. Ул зур акча чыгымнары да сорый, - диде Эльмира Кәлимуллина.

Концерт барышында җырларның иҗат ителү тарихын да сөйләделәр. Мәсәлән, «Язлар» җырының көен Эльмир Низамов төшендә күргән. «Бик күп төшләр уянгач та, онытыла. Бу төшемдә ишетелгән көй истә калды. Шагыйрә Гөлүсә Батталга шалтыратып, көйләп күрсәттем һәм ул берничә сәгатьтән сүзләрен язды», - диде композитор.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев