Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Җәвит Шакиров: Заманында бушка эшләдек, хәзерге яшьләр кебек беренче итеп акча сорамадык

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров сәнгать дөньясында бөтен нәрсәне акчага корырга ярамый дип санавын белдерде. Ул бу хакта «Татар-информ»да «Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бөтен нәрсәне акчага корырга ярамый. Заманында бушка да эшләдек, беркайчан да хәзерге яшьләр кебек беренче итеп акча сорамадык. Шуңа күрә безне халык ярата, хөрмәт итә. Һәр эшнең асылы яхшы, нәтиҗәсе матур булсын өчен үз эшеңне яратырга һәм фанат булырга кирәк. Акча түләп кенә, «мине җырлатыгыз әле» дияргә ярамый, чөнки җырның мәгънәсе булырга тиеш. Ул очсыз җырны күпме тыңласаң да… Акча түләгәч, артист үзе канәгатьтер. Әмма аның: «Минем җырны тыңлаган тамашачы канәгать микән?» – дигән фикере булырга тиеш. Ул эфирны юкка сарыф итү», – диде Җәвит Шакиров радиоларда яңгыраучы җырлар турында.

Ул шулай ук җыр сүзләре иҗат итүчеләргә мәгънәле һәм тәрбияле җырлар иҗат итәргә кирәклеген әйтте. «Балаларны мәгънәсез, бер үк шигырьдә йөз тапкыр кабатланган шигырь юллары, истә калмый торган көйләр белән генә тәрбияләп булмый», – диде артист.

«Мәгънәле, көн кадагына суга торган, тәрбияви, истә кала торган һәм йөз кызармаслык матур шигъри юллар языгыз. Минем музыкаль белемем юк. Тик кемнәрдер демо-вариант дип, ниндидер көйләр уйлап йөриләр дә, «шуңа шигырь кирәк иде», – диләр. Башта бит көй тумый. Шигырьне укыгач, аның мәгънәсен аңлагач кына көй туа. Мин үземне зур шагыйрь дип әйтмим, мин яшь һәм өметле шагыйрь», – диде Җәвит Шакиров.

 

Энҗе Габдуллина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев