Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

АҺӘҢСАЗГА ТУГРЫЛЫК ҮРНӘГЕ

Җитмешне тутыру кешенең шактый олы яшькә җитүен күрсәтә. Ә менә мин язарга теләгән кешенең килеш-килбәте дә, ургылып торган тормыш энергиясе дә әлеге дата белән һич ярашып бетми. Сүзем Россия һәм Татарстанның халык артисты, сценарийлар язучы һәм режиссер Лима Кустабаева турында булачак. Аның юбилее республикабызда лаеклы билгеләнеп үтәр, дип өметләнәм. Атаклы...

Җитмешне тутыру кешенең шактый олы яшькә җитүен күрсәтә. Ә менә мин язарга теләгән кешенең килеш-килбәте дә, ургылып торган тормыш энергиясе дә әлеге дата белән һич ярашып бетми. Сүзем Россия һәм Татарстанның халык артисты, сценарийлар язучы һәм режиссер Лима Кустабаева турында булачак. Аның юбилее республикабызда лаеклы билгеләнеп үтәр, дип өметләнәм.


Атаклы аһәңсазыбыз Салих Сәйдәшевнең тууына быел 115 ел тула, һәм мин, аның оныгы, шәхсән үземнең һәм барлык туганнарыбыз исеменнән, әлеге искиткеч шәхескә зур рәхмәт һәм хөрмәтебезне белдереп, Лима Кустабаеваның күп еллар буе бабамның һәм башка татар композиторларының иҗатын пропагандалау максатында армый-талмый хезмәт итүе хакында сөйләмәкче булам.

Еллар үткән саен, халыкның, бигрәк тә яшьләрнең, музыкаль зәвыгы да үзгәрә бара. Әмма без, көндәлек мәшәкатькә күмелеп, татар гаммәви мәгълүмат чараларын басып алган сыйфатсыз музыкаль продукция тәэсирендә үз тамырларыбызны, безнең беренче һөнәрмәнд музыкант, композитор, шагыйрь, язучыларыбызны - татар мәдәниятен тиешле югарылыкка күтәрүчеләрне онытабыз, асылыбызны җуябыз икән, сукыр бер тиен дә тормыйбыз булып чыга бит. Салих Сәйдәшевкә куелган һәйкәл яныннан үтеп баручы һәрнәрсәгә битараф яшьләр бу шәхеснең кем булуын укып белә алса да, аларның күңелләрендәге бер генә кыллары да селкенмәячәк, чөнки аһәңсазга куелган иң шәп һәйкәл - аның даими яңгырап торган мирасы ул. Һәм инде әгәр композиторның музыкасы башкарылмый икән, димәк, без яшьләрне Сәйдәшев, Яхин, Ключарев һәм башка татар музыкасы классикларының искиткеч көйләреннән мәхрүм иткәнбез булып чыга. Тирән тәэсирле музыкаль мирасны югалту ул кыргыйлыкка тиң.

Бәхеткә, хәлләр аның кадәр үк мөшкел түгел әле, һәм бу Лима Кустабаева кебек фидаиләр тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора. Биредә ул оештыручы һәм режиссер булган берничә мөһим чараны атап үтү дә җитәдер. Әле 1990 елда ук Лима Кустабаева Мәскәүдәге "Россия" Үзәк концерт залында Салих Сәйдәшевнең 90 еллыгына багышланган Татарстан сәнгать осталары программасын күрсәткән иде. 2000 елда ул "Сәйдәш" мәдәният үзәген төзеде һәм композиторның тууына 100 ел тулуга багышланган затлы концерт оештырды. 2005 елда Салих Сәйдәшевкә һәйкәл ачылганда күрсәтелгән онытылмас концертның сценарий авторы да, режиссеры да ул иде. 2011 елда исә Лима ханым Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының иҗат яшьләре белән "Халык мәхәббәте лауреаты" концерт-поэмасын куйды. Һәм әле күптән түгел - 21 майда - композиторга һәйкәл ачылуның 10 еллыгына багышлап 3 сәгатькә сузылган искиткеч музыкаль марафон оештырды.

Сәйдәш иҗатына тугрылыкта Лима Кустабаева белән тиңләшерлек тагын кем бар икән? Аның эш колачы сокландыра да, гаҗәпләндерә дә - барлык бу музыкаль багышлауларның төп хәрәкәтләндергеч көче ул берүзе бит, ә эшләгән эше тулы бер оешманыкы кадәр. Салих Сәйдәшевкә багышлап Кустабаева әзерләгән һәр проект башкаручыларның югары профессиональлеге, режиссерның номерлар сайлау һәм куюга, концертларның композициясенә үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Һәм миңа әлеге музыка бәйрәмнәренең кыйммәте аларда татар сәнгате мэтрлары белән беррәттән талантлы яшь башкаручыларның күп катнашуында да кебек тоела. Күрәсең, Лима Гали кызы үзенең яраткан композиторына булган мәхәббәтен аларга да йоктыра алгандыр.

Иҗатыгыз өчен тагын бер тапкыр ихлас рәхмәт Сезгә, Лима ханым, һәм илһам чишмәгез озак еллар буе саекмасын. Республиканың музыкаль тормышы, дәвамчанлыгы һәм үсеше Сездәй талантлы энтузиастлар кулында.

Әлфия Сәйдәшева,

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академиясе) укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев