Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Әлфия Айдарскаяның туган көне билгеләп үтелде – күренекле шәхескә 99 яшь тулды

«Шәрыкъ клубы»нда ТАССРның атказанган артисты Әлфия Айдарскаяның туган көне билгеләп үтелде – күренекле шәхескә 99 яшь тулды.

«Сез искиткеч бай һәм матур тормыш кичергәнсез. Гомерегезне балет сәнгатенә багышлап, татар классик балетына нигез салучыларның берсе булып торасыз. Сезнең театрда үткән юлыгыз гына түгел, шәхси тормышыгыз да, иҗтимагый эшләрегез дә аерым игътибарга лаек», – дип Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Тулы вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшинның сәламләү сүзләрен укыды Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән аны котларга кайткан Зәмзәмия Сәхабетдинова.

«Күп еллар әти-әниегезнең иҗатын яшь буынга таныту буенча актив эш алып барасыз. Мәскәү каласында һәм төрле шәһәрләрдә Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарский истәлегенә багышланган иҗат кичәләре оештырасыз, китаплар чыгарасыз», диелгән иде котлау адресында.

Зәмзәмия Сәхабетдинова Әлфия Айдарскаяның һәр елны артистлар алып килеп Мәскәүдә концертлар оештыруын искә алды. Быел да 16 ноябрьдә Газиз Айдарскийга багышланган тагын бер концерт булачагын хәбәр итте.

«Сез халкыбызның легендар шәхесе. Сез халкыбыз өчен ихтыяр көче, актив иҗади эшчәнлек үрнәге булып торасыз», - диде Татарстан мәдәният министрлыгының бүлек мөдире, тарихчы галим Айрат Фәйзрахманов.

«Әлфия апа – син безгә безгә үрнәк. Сәнгатьне, әти-әнине ничек яратырга, милләтеңә ничек тугры булырга өйрәтәсең. Яшемне икегә тапкырласам да сине куып җитеп булмый. Әлфия апа концертлар оештырып йөргәндә аны да куып тотып булмый – шуның кадәр каты чаба. Уйларын да куып тотып булмый. Шундый булып кал! Һәрвакыт шулай элемтәдә булыйк», - дип чыгыш ясады Камал театры директоры Илфир Якупов.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры исеменнән Татарстанның атказанган артисты, балерина Александра Елагина килгән иде. «Сез Татарстанда классик балетның чишмә башында торган кеше. Балетта бүгенге биеклекне сез бөртекләп үстергәнсез һәм хәзер безнең буын шушы югарылыкны тотарга тырыша. Мин сезгә сәламәтлек телим. Без сездән халкыбызны һәм мәдәниятебезне яратырга өйрәнәбез», – диде ул.

Туган көч кичәсендә Камал театры артистлары – Артур Шәйдуллин һәм Гүзәл Гюльвердиева, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, җырчы Гөлнара Байназарова, Айгөл Хәйри, музыкантлар Динә Закирова, Илназ Дудкин, Айгөл Зәйнуллина һәм башкалар катнашты. Кичәне Ришат Әхмәдуллин алып барды.

Кичә рус һәм татар телләрендә булды.

  • Әлфия Айдарская – күренекле татар композиторы Сара Садыйкова белән актер һәм режиссер Газиз Айдарский кызы, балет биючесе, татар классик балетына нигез салучыларның берсе.

 

Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев