Теле барның иле бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үзбәкстанның Харәзм өлкәсендә татар активистларына дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Харәзм өлкәсе Татар мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Дамирә Латыйпова һәм Харәзм өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе майоры, эксперт-криминалист Лилия Җәлилова күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
-
Рабит Батулла ядкәрханәсе белән таныштыра
(ВИДЕО)
-
Васил Шәйхразыев Яшел Үзәндә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күчмә киңәшмә уздырды
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган эшлекле сәфәр Яшел Үзәндә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә узды. Анда Биектау, Әтнә, Питрәч районыннан килгән делегатлар да катнашты.
-
Татар йортында очрашу
2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булганлыктан, чит төбәкләрдәге татарлар тормышын барлау, яктырту өчен Бөтендөнья татар конгрессы төрле чараларны еш оештыра,төбәк активистларының эшен югары бәяли.
-
Төркиянең Гази университеты Гаяз Исхакыйга багышланган җыен үткәрде
Төркиянең Инөнү университеты галимәсе Рамилә Яруллина-Йылдырым татар әдибенең сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлеген анализлады.
-
Пенза өлкәсендә беренче тапкыр «Пәрәмәч бәйрәме» оештырдылар
Бәйрәмдә пәрәмәч ясау остаханәсе эшләде һәм пәрәмәч турында риваять сөйләделәр.
-
Томск шәһәрендә профессиональ татар теле укытучысы эзлиләр
Мөгаллимнән Себергә күченүне сорарга кирәк булачак, ди Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов.
-
Томскида яшәүче татар: Интернет заманында татарча өйрәнүнең бер кыенлыгы да юк
«Хәзер тел өйрәнү өчен видеоконтент бик күп, Ютуб, башка сайтлар», — диде Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов.
-
Илсур Һадиуллин: Татар теле дәресләрен бер сәгатькә генә калдыру — телне мыскыл итү
«Халыкка телнең әһәмиятен, мөһимлеген аңлатырга кирәк», — ди Татарстан мәгариф һәм фән министры.
-
Пенза өлкәсенең Индерка авылында «Түгәрәк уен» фестивале узды
Фестиваль татар халкы фольклорына багышланган һәм анда ипи пешерү буенча мастер-класс, халык һөнәрчелеге күргәзмәсе һәм иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителде.
-
Уфада Мәҗит Гафуриның йорт-музеенда Татарстан язучылары белән очрашу булды
Мәҗит Гафуриның килене Люция Камаева Уфада — Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукайның тарихи очрашуын гәүдәләндергән скульптура, ә Казанда Мәҗит Гафурига һәйкәл куярга мөмкин булыр иде дип саный.
-
Истанбулда Тукай һәйкәле янында татар балалары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде
Төркиядә яшәүче татар балаларының чыгышын Татарстан Президенты һәм Истанбул мэриясе генераль секретаре тыңлады.
-
Төркия университеты симпозиумында Сәгыйть Рәмиевнең Тукайга хаты турында сөйләделәр
Чулпан Зариф-Четин сүзләренчә, Сәгыйть Рәмиевнең 1918 елдан бирле беркайда басылмаган хатында Совет режимындагы «хөррият»не күрмәве белән Тукайның бәхетле булуы турында язылган.
-
Татар галимнәре төрек симпозиумында татар әдәбиятында ирек темасына чыгыш ясый
Халыкара фәнни җыенда Татарстаннан — Флера Сәйфуллина, Төркиядән Рамилә Йылдырым-Яруллина, Чулпан Зариф-Четин катнаша.
-
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән очрашты
Үзбәкстанда 300 меңгә якын татар яши – бу республика халкының бер проценты тирәсе.