Теле барның иле бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ульяновск татарлары дуслык бәйрәменә чакыра
Чарада «Күпмилләтле төбәк», «Дуслык ишегалды», «Балачак ишегалды» һәм башка мәйданчыклар эшләячәк.
-
Гөлфия Шәвәлиева: Нәнәем “Ана телегез – татар теле, белеп үсегез», дип өйрәтеп үстерде...
Күпләргә таныш җырчы, композитор, алып баручы Гөлфия Шәвәлиева редакциябездә кунак булды. Ул Башкортстанның Уфа шәһәреннән. Баксаң, тамырлары Татарстаннан икән. Казан, җыр сәнгате, Гөлфия ханымның иҗаты турында үзе белән сөйләштек.
-
Пермь татарлары лидеры: Татар телен саклау өчен авылдагы икътисадны үстерергә кирәк
Туган телне шәһәрдә түгел, ә авылларда саклап калып була, ди Хәлил Фәрвәзетдинов.
-
Ришат Әмиров: «Башкортстанда гөрләтеп татар булып яшибез»
Түбәтәйле ир-ат балкып “Шәһри Казан” редакциясенә килеп керде. Күршебез Башкортстан кунагы икән, танышып, әңгәмә куертып алдык.
-
Төрле илләрдә яшәүче татар балалары «Без — Тукай балалары» мультфильмын төшергән
Балалар чиратлап татар шагыйренең «Туган тел» шигырен укый.
-
Германиянең «Ханым» татар хатын-кызлары оешмасында кул эшләренә өйрәтә башлаганнар
Остаханәләрдә тамбур-элмәле, шома чигү, укалап чигү һәм башка алымнар белән таныштыралар.
-
Төрле илләрдә яшәүче татарлар бергәләп Тукайның «Пар ат» шигыренә клип төшергән
Франция, Чехия, Үзбәкстан, Төркия, Швейцариядә яшәүче милләттәшләребез «Пар ат» җырының аудиосын яздырган һәм видеога төшергән.
-
Халыкара фәнни җыенда төрек галимәсе татар мәзәкләренә фәнни анализ ясады
«Татар мәзәкләрендә кыйммәтләрнең чагылышы» дип аталган докладны Гөлшаһ Йылмаз укыды.
-
Төркиядә Әдилә Айданың этрусклар турындагы китабы 29 елдан соң кабат дөнья күрде
Этрускларның төрки халык булуы турындагы китапны кабаттан бастыру өчен нәшриятка әдәбият галимәсе Гөнүл Пултар әзерләгән.
-
“Туган тел” шигырен төрле телләрдә укыйбыз
Сезгә видео тәкъдим итәбез.
-
Уфада Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булачак
Бәйрәм 26 апрельдә Уфа вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана.
-
Ркаил Зәйдулла «Никах» китабы турында: Хисаметдин Исмәгыйлев прозасында аерым тәм бар
Язучылар берлеге рәисе авторның «Никах» дип исемләнгән яңа китабына бәя бирде.
-
Төрек студентлары Бартын университетында Рәмис Аймәтнең шигырьләрен татарча укыган
Студентлар Төркиядә татар әдәбияты вәкилләрен искә алган.
-
Ташкентта Татар-башкорт иҗат берләшмәсе оешуның 35 еллыгын бәйрәм иттеләр
Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә мөнәсәбәтләр комитетының актлар залында узган бәйрәм чарасы Үзбәкстан Республикасының бәйсезлек алуына 30 ел тулуга да багышланды.
-
Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Чарада чыгыш ясаучылар шагыйрьнең күпмилләтле Россия мәдәниятенә керткән өлешен онытмаска һәм аның иҗади мирасын сакларга чакырды.