Теле барның иле бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Литва татарлары фәнни җыенында төрек галимнәре чыгыш ясаган
Биредә Литва татарларының кулъязмаларында төрекчә текстлар һәм андагы сүз ясалышы. Төркиянең Литвага һәм Литва татарларына карашы һәм башкалар турында сөйләгәннәр.
-
Димитровград татарлары: «Татарча диктант» берләштерә дә, тәрбияли дә
«Шәhәребездә дәрәҗәле, үрнәк булырлык татар мәктәбе эшләп килүенә чиксез шатланабыз hәм аның белән горурланабыз», - дип яза Мәрьям Хәйбуллина.
-
Шамил Садыйков «Татар яшьләре көннәре» делегатларына: Татар милләте өчен бергә эшлик
Форумда катнашучы һәр кешегә «Татар дөньясы» китабы бүләк ителә.
-
«Татар милләте бу җирдә ни өчен яши?»
«Сакланып калу» дигән максатны кабул итәбез икән, бу барыбер бетү инде. Кайчандыр борынгы бабаларыбыз «сакланып калыйк» әле дип уйласалар, зур зур дәүләтләр төзи алмас иде, тарихта эзе дә калмас иде.
-
Ульяновскидан Зәйтүнә Бирюкова: Туган телебезне балаларга тапшыру бурычы йөкләнгән
«Шушы изге эшкә һәркайсыбыз үз өлешен кертергә тырышсын иде», - ди Зәйтүнә ханым.
-
Үзбәкстанда «Татарча диктант» язучыларның иң кечесенә 5 яшь, иң олысына 77 яшь булган
Үзбәкстанның төрле шәһәрләрендә йөзләп кеше татарча диктант язды.
-
Самара татарлары авылның төп байлыгы — хезмәт сөючән кешеләрдә дип саный
Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Бәхрәмия Латыйпова, аның кызлары һәм кияүләре эшмәкрлек белән шөгыльләнә, терлекләр үстерә.
-
Свердловск өлкәсендә татар теленнән бушлай дәресләр башлана
Курслар тәмамлангач, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, Казан федераль университет сертификаты бирелә.
-
Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән әдәби конкурска 1459 эш килгән
Конкурс шартлары буенча әсәрләр псевдоним белән кабул ителә.
-
Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсе татарлары мәчет төзү өчен ярдәм җыя
Чуна районы Чуна бистәсендә бер меңләп татар яши, мәчет өчен җир биргәннәр инде.
-
Чуар тел
Телемез гарәп кәлимәләренең һөҗүменнән котылды инде дип торган вакытта, телемезгә икенче бер һөҗүм башланды.
-
Америка татарлары табигатьтә ял итәргә җыелачак
Кемпингта алтмышка якын милләттәшебез катнашыр дип көтелә.
-
Француз теленә тәрҗемә ителгән татар китаплары Франциядә сатыла башлаган
«Хәзерге татар прозасы антологиясе» һәм Ленар Шәехнең хикәяләр җыентыгы Парижның L’Harmattan нәшриятында һәрберсе 1500 данә тираж белән чыккан. Алар Мәскәү Тәрҗемә институтының грантына нәшер ителгән.
-
Курган өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгендә балаларны изү тегәргә өйрәткәннәр
Мастер-класс башланыр алдыннан Алена Ковригина балаларга хатын-кыз киеменең әлеге элементы хакында сөйләгән.
-
Самараның «Болгар мирасы» мәчете имамы төбәктә татарлар саны артыр дип фаразлый
«Бездә туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк», — диде Расыйх хәзрәт Вакказов.