Каләм! Кальбеңдә ни сер бар? рубрикасы буенча яңалыклар
-
ИКЕ КУЛСЫЗ ГЕНЕРАЛ
Бөек Җиңү яктысы Василий Степанович Петров - дөньяда бердәнбер ике кулсыз сугышкан офицер, генерал-полковник, ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Ул 1922 елның 5 мартында Украинаның Запорожье өлкәсе Дмитриевка авылында крестьян гаиләсендә туган. 1939 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Кызыл Армиягә алына. 1941 елда Сумы артиллерия училищесын тәмамлый, Владимир-Волынский шәһәрендәге 92 нче...
-
Халкыбызның мирас сакчысы
- Әби, әкият сөйлә әле! Бәләкәй Марсель, өлкәннәрне күрде исә, шулай аптырата. Олыларның маҗаралы хикәятләрен тыңлаудан рәхәтлек таба. Шул тылсым тәэсиренә бирелеп, халык иҗатына якыная. Тик шулай да буфетчы булып эшләүче әнисе Хәлимә ханым милли җанлы малаен укырга Иске Кенәр авылына Ленинградтан эвакуацияләнгән Туманова классына бирә. - Ичмасам, әти дә...
-
Көчле шәхес
(Нәбирә Гыйматдинованың "Сөйлим, тыңла..." китабы чыгу һәм әдибәнең юбилее уңаенннан) РЕДАКЦИЯДӘН. Әле кичә генә түгәрәк гомер бәйрәмен каршылаган Нәбирә ханымны ошбу истәлекле көне белән тәбрик итеп, сәламәт яшәвен, укучыларны әле тагын күп-күп әсәрләр белән куандырып торуын телибез. Моннан күп еллар элек «Сәвилә» повестендагы героиня күңелендә кайнаган уйлар тезмәсеннән бер өзек...
-
Күңелгә сагыш саргач...
"Тормыштан вакытсыз киткән ирем - Шамилем искә төшә дә, күңелне сүзләр белән аңлатып булмаслык тирән сагыш сара. Шулчакта аның көндәлеген, хатларын укудан юаныч табам". Туксан яшьлеген каршыларга җыенучы икътисад фәннәре докторы, Казан дәүләт техник университеты профессоры Р.Дәүликамова-Мәҗитова шулай ди. Нишлисең, никахларын теркәткәндә: "Рауза, синең һәрвакыт янәшәмдәге хатыным булуыңны телим!" -...
-
Мәдинә апаның лаеклы дәвамчысы
Ырынбурда яшәүче милләттәшебез Хәзирә Абделмәневаның "Галимә, мөгаллимә Мәдинә Рәхимкулова" дип аталган китабы дөнья күрде. Ул Ырынбурның танылган мәгърифәтчесе Мәдинә апа Рәхимкулова турында һәм аның 100 еллык юбилее уңаеннан нәшер ителгән. Әйе, ул нәкъ бер гасыр элек, 1916 елның 30 июнендә, Уфа вилаятенең Олы Кәркәле авылында, зур укымышлы гаиләдә туа. Шәхес...
-
Ибраһим Сәлахов аркадашы
Казахлар арасында яшәп, татар язучысы булып калган Ибраһим Сәлаховны (1911-1998) матбугатта әледән-әле искә төшерүче хәбәрче Әския Әхмәтшина Мөслим районының Мәлләтамак авылында гомер кичерә. Әлеге танышлыкның юл башы исә Казахстан Республикасының Күкчәтау шәһәрендәге татар мәдәнияте үзәгенә барып тоташа. Бу оешманы, өлкәдәге 130 меңләп милләттәш хакын хаклап, 1990 елда язучы Ибраһим Сәлахов...
-
Мәгъсум Хуҗин турында истәлекләр
Быел Татарстан китап нәшриятында Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты, язучы Мәгъсум Хуҗин турында замандашлары һәм туганнарының истәлекләре, әдипнең берничә хикәясе, каләмдәшләре белән язышкан хатлары һәм төрле язмалары туплап бирелгән җыентык дөнья күргән иде. Китапны язучы Ләбиб Лерон һәм Татарстан китап нәшриятының "Мирас" редакциясе мөдире Венера Камалиева әзерләгән. Күптән түгел...
-
Котлыйбыз!
Бу көннәрдә хезмәттәшебез Фәридә Мәхмүт кызы Хәмәтҗанова үзенең матур гомер бәйрәмен каршылый. Фәридә 1978 елдан бирле матбугат өлкәсендә. Хезмәт юлын ул "Социалистик Татарстан" газетасында хатлар бүлеге хезмәткәре булып башлый. Аннары "Татарстан хәбәрләре" газетасы редакциясендә эшен дәвам итә. "Мәдәни җомга" редакциясендә менә инде 20 елдан артык сәркатип вазифасын башкара. Кергән кунакларны...
-
Шагыйрь иҗатында милләтләр
(Ренат Харисның 75 яшьлеге уңаеннан) Узган гасырның 60 нчы еллары башы татар шигъриятендә "икенче шартлау" була - бер төркем гаять сәләтле шагыйрьләр әдәби мәйданга аяк баса: Равил Фәйзуллиин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Рәшит Әхмәтҗан, Рәдиф Гаташ... Әлеге күренекле сүз осталары арасында безнең мөхтәрәм юбиляр йөзек кашы кебек балкый. Әнисе Зәкия...
-
Шәһәргә күченмичә...
Язучы Фоат Садриевне берничә тапкыр авылдан калага күчерергә талпынып карыйлар. Шулай берчакны сиксән чакрым ераклыктагы Әлмәт шәһәренә юл ялгау турында сүз чыга. Каләм иясе Казанга чакырыла. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәрваз Миңнуллин белән җитди генә сөйләшү була. Икеләнүгә урын калдырылмый. Фоат, усаллашудан, бәхәсләшүдән мәгънә юклыкны аңлап, хәйләгә керешә: - Икенче...
-
КҮРКӘМ ХОЛЫК – ГОМЕР ЧӘЧӘГЕ
Авыр үзгәрүчән дөньяны алга этәрү өчен үз эшенең чып-чын осталары күбрәк сорала. Чыннан да, моның шулай икәнлеге һәрвакыт сизелеп тора. Әгәр һәммә кеше һөнәрмәндлек югарылыгына күтәрелсә, җәмгыятебез тормышы чагыштырмача төзегрәк булыр иде. Тик менә йөкләгән вазифаны җан-тән белән башкаручы затлар һәрбер заманда да җитеп бетми шул. Әмма андыйлар, шөкер, арабызда...
-
ЯСТЫК (Хикәя)
Гүзәл ӘДҺӘМ Мөнирәгә Баулыдан зу-у-ур ястык килеп төште. Төште дигәч тә, "Камаз" машинасында эшләүче авылдашы Илсур өенә үк кертеп тапшырды. Ниндидер хуҗалык йомышы белән Баулыга барган икән дә, зәңгәр чәчәкле теге олы ястыкны шуннан ияртеп җибәргәннәр үзенә. Кайнанасыннан соңгы бүләк - соңгы истәлек булып чыкты ул... Илсур ястыкны сандык өстенә...
-
Дүрт кенә сәгатьтә (Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал белән соңгы сөйләшү)
Гамил Афзалның тууына 95 ел Татар әдәбияты искиткеч бай, безнең әдәби мирасыбыз гаять саллы. Кол Галидән алып бүгенге көнгәчә күпме шагыйрь, язучы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итеп килгән һәм килә. «Кыйссаи Йосыф»тан башлап, колач җәеп, үсеп, тармакланып, камилләшеп килгән әдәбиятыбыз, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Муса Җәлил, Xәсән...
-
ШӘҮЛЕГӘН (Хикәя)
РЕДАКЦИЯДӘН. Балалар язучысы һәм журналист Роза Мулланурова олуг гомер бәйрәмен каршылый. Бүген дә халыкчан хикәяләре белән укучыларын сөендереп яшәгән Роза апага саулык, бәхеткә тиенгән көннәр, иҗади уңышлар телибез. Керфек какмый таңны да аттырдылар. - Кафия апага барып килче, әткәй. Түзәлгән кадәр түздем. Артыгын... Юк, булмый, - диде Разыя, көчкә тын...
-
Халик САДРИ: ЙӨЗМӘ ГОСПИТАЛЬДӘ
Без капитан янында сөйләшеп торган арада пароходның пулеметлары, зенитлары ата башлады. Мин йөгереп чыгып киттем. Пристаньга бомбалар ява. Җир авыр гөрселди һәм ыңгыраша, пароход чайкалып-чайкалып куя. Бомбаларның кайберләре суга төшә, кайберләре пристань корылмаларын ватып китә. Дебаркадерның басмасы яна башлады. Пароход янына якын төшкән өченче бомба манара кебек су вулканы күтәрде....