Мәгъсум Хуҗин турында истәлекләр
Быел Татарстан китап нәшриятында Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты, язучы Мәгъсум Хуҗин турында замандашлары һәм туганнарының истәлекләре, әдипнең берничә хикәясе, каләмдәшләре белән язышкан хатлары һәм төрле язмалары туплап бирелгән җыентык дөнья күргән иде. Китапны язучы Ләбиб Лерон һәм Татарстан китап нәшриятының "Мирас" редакциясе мөдире Венера Камалиева әзерләгән. Күптән түгел...
Быел Татарстан китап нәшриятында Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты, язучы Мәгъсум Хуҗин турында замандашлары һәм туганнарының истәлекләре, әдипнең берничә хикәясе, каләмдәшләре белән язышкан хатлары һәм төрле язмалары туплап бирелгән җыентык дөнья күргән иде. Китапны язучы Ләбиб Лерон һәм Татарстан китап нәшриятының "Мирас" редакциясе мөдире Венера Камалиева әзерләгән.
Казкаш инеше тирәсендәге калкулыклар белән чуарланган, тигезле-тигезсез урында урнашкан, Алпамша-пәһлеван чабатасын каккач барлыкка килгән Кибән һәм Арыслан таулары итәгенә утырган Тенеки, аның кешеләре әдипнең күп хикәяләренә матур бер образ булып килеп керә. "Кеше күңеле - үзе бер кояш" хикәясендә язучы Тукайны шушы көмешчеләр авылына алып кайта, Нигъмәтҗан карт белән очраштыра. Хәтта «Ерганак юл ала», «Өч каен ышыгы», «Курагай атлары», «Авылым урамнары», «Урманлы үр» кебек хикәя исемнәре генә дә аның үз күңеленең дә табигать, туган ягы белән береккән булуы турында сөйли. Әлбәттә, бу юкка түгел. Булачак әдип шушы туган авылының матурлыгы белән хозурланып үссә, илһам алып иҗат итсә, аңа нәсел тамырлары буйлап аккан сәләт тә килеп кушыла. Кичәдә җирле тарихчы, "Юлбатым-Янбулатым" исемле тарихи-документаль китап авторы Илдар Сафин искәрткәнчә, Мәгъсум аганың гомер буе диярлек күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән әтисе Хәмидулла абзыйда да язучылык сәләте булган. Ул бик тә җаваплы вазифалар башкаруына карамастан, авыл тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгаларны җентекләп теркәп барган, аңардан күп кулъязмалар калган. Ул төзегән нәсел шәҗәрәсе хәзер мәктәп музеенда саклана. Абзый Тенеки авылы тарихын язып калдырган. Илдар әфәнде Хәмидулла агайны Сабаның тарихын башлап язучы кеше дип тә исәпли.
Мәгъсум ага аеруча яшь язучы-шагыйрьләрне үз итә. Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй... Холкы белән үзеннән өлкәнрәкләргә тартылучан Ләбиб Лерон белән исә серләре аеруча килешә. Алар, яшь аралары шактый булса да, бер-берсенә "Яшьти" дип дәшә торган була. Билгеле, бу дуслыкның ныгып китүенә Мәгъсум аганың кешене ярты сүздән аңлап алу, үз фикерен бормалар ясамыйча гына белдерү, әмма көчләп такмау кебек сыйфаты да булышкандыр. Өлкән язучы "яшьтәш"енә үзе исән чагында ук архивының күп өлешен биреп калдыра. Ләбиб әфәнде исә Мәгъсум аганың вафатыннан соң аның турында истәлекләр җыю эшенә керешә, язучыларга, дусларына, туганнарына мөрәҗәгать итә. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев