Каләм! Кальбеңдә ни сер бар? рубрикасы буенча яңалыклар
-
Пушкинда Коръән аһәңе
Пушкинның "Коръән аятьләренә охшатулар"ы: Кырым Гәрәйләре нәселеннән булган хатын-кызның шагыйрь тормышына тәэсире Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәевкә кунакка килгәч, актёр Владимир Коренев (күпләр аны «Человек-амфибия» фильмындагы Ихтиандр роле буенча белә) А.С.Пушкинның «Подражания Корану» шигырен укып күрсәткән. Әлеге шигырь белән илһамланган Исмәгыйль әфәнде, әсәрнең белгечләр игътибарыннан читтә кала килгән...
-
Күңел тәрәзәләре
(Э.Шәрифуллина поэзиясенә бер караш) "Кешегә табигать биргән талантны - күңел агымнарының барлык серләренә шаһит тирән күккә охшатасы килә. Әлбәттә, һәркемнең күңел агышы үзенчә, күге үзенчә", - дип яза Зөлфәт Эльмира Шәрифуллинаның төрле чорда иҗат ителгән шигырьләрен, С.Хәким әйтмешли, җиз иләк аша уздырып, сайлап туплаган "Сөюемнән мин бер чибәр идем" (2005)...
-
Гомерен өзгән генерал
Быел 9 мартта танк гаскәрләре генерал-лейтенанты, Советлар Союзы Герое Алексей Осипович Ахмановның тууына 120 ел тулды. Тик аның гомере фаҗигале тәмамланган: 1949 елның ноябрендә, дан-шөһрәтенең иң югары ноктасында, А.Ахманов атылып үлгән. Бу акылсыз адымга барырга данлыклы генералны нәрсә мәҗбүр иткән соң? Сәбәпләрен ачыклап карыйк әле. "Вак-төякне хөкемгә тартырга, калганнарын атып...
-
Галәмгә юл ачышкан...
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне Галәм киңлегенә юл ярырга хыялланган конструктор Сергей Королев үзенә ярдәмчеләрне югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләр арасыннан эзли. Өч инженер сайлап алу өчен, үз вәкилен, 1957 елда Казан дәүләт авиация институтына да җибәрә. Тегесе чыгарылыш кичәсенә барып җиткән 70 курсташ арасыннан иң...
-
Удмурт күңеле
Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергига 55 яшь Вячеслав Витальевич Ар-Серги белән танышуыма да дистә еллар узган. Ә ул танышуга удмурт шагыйре, хәзер инде мәрхүм Владимир Романов сәбәпче булды. Әле сиксәненче елларда ук, мин "Яшь ленинчы" газетасында эшләгәндә, хат белән бергә яшь бер язучы Слава Сергеевның хикәясен дә салып җибәргән иде...
-
Иҗатында ил гаме
Шагыйрь Ибраһим Биектаулыга 80 яшь Татар галәмендә "Татар диаспорасы" дигән төшенчә күпләргә билгеле. Ул мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны, гыйлем дөньябызны баетуга мул өлеш керткән күренекле шәхесләре белән дан тоткан Удмуртия Республикасының Ижау каласына да кагыла . Ибраһим Биектаулы 1937 елның 28 февралендә Татарстанның Балык Бистәсе районының Биектау авылында туган. Бүген Удмуртия Республикасының...
-
Милли бәхет лирикасы
Дәрдемәнд хаклы: "Каләм калебтәген бәян итә. Күзләрнең карасында сагыш та, шатлык та чагылыш тапкан кебек, шагыйрьнең гаме дә җанында ярала. Шуңа күрә һәр иҗат кояш нурларына коенган асылташ кебек, нурын үзенчә сибә". Сания Әхмәтҗанованың "Гәрәбә" китабын укып чыгуга, күңелдән бер-бер артлы менә шундый уйлар үтте. - Һәр шигыре, андагы һәр...
-
“Идел-Урал” һәлакәте
(Татарстан төзелүнең 100 еллыгына әзерлек уңаеннан) Петербургтагы 1917 елгы Февраль революциясе, Николай патшаның тәхеттән баш тартуы, аның урынына Вакытлы хөкүмәт сайлану турында хәбәрләр килүгә үк, Казан каласы да таяк тыгып болгатылган кырмыска оясына охшап кайный башлый. 4 март көнне Казан хәрби округының командующие генерал А.Сандецкийны кәнәфиеннән куып төшерәләр. Офыкта хөррият...
-
Чорыбызның якты шагыйре
Кадыйр Сибгатуллин - сугыш чоры баласы, шул афәт ятиме. Ул үзе дан даулап, үзенә реклама ясап йөрүчеләрдән булмады. Сабыр, саллы, тыйнак шәхес иде. Әмма аның тыйнаклыгы Туфан Миңнуллин кисәтеп әйтә торган мокытлык дәрәҗәсендәге тыйнаклык түгел. Ул - горур тыйнаклык. Шагыйрь үз дәрәҗәсен яхшы белеп яшәде. Әдәби тәнкыйтьнең күз уңында булмаса...
-
Пугачев генералы Яркәй Кадермәтов
Пугачев армиясендә баш полковник яки бригадир (ул вакытта генералга тиң биеклек) дәрәҗәсенә ирешкән өченче татар каһарманы Ярмөхәммәтнең (халык телендә Яркәй) туган елы билгеле түгел. Тарихчылар аны "Казан өязендәге Ишбулды авылының ясаклы крестьяны", дип күрсәтә. Бүген Татарстанда мондый исемдәге авыл юк. (Башкортстанда Ишбулды авылы бар. Кардәшләребез: "Яркәй безнеке!" - дип дәгъва...
-
Тарихыбыз – «Миллият сүзлеге”ндә
Декабрь аенда Татарстан китап нәшриятында Адлер Тимергалин әзерләгән "Миллият сүзлеге" өч томлыгының беренчесе дөнья күрде. Белешмә басма "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә тәкъдим ителде. Анда Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, шагыйрь, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе...
-
МИЛЛИ ҖАНЛЫ САБЫЙЛАР КИТАБЫ
Телебез, милләтебез, мәдәниятебез, әдәбиятыбыз дип янып-көйгән, балаларыбызны төссез роботка әверелүдән саклап калырга омтылган катламнарыбыз да бар. Чөнки балаларын бишек җырын көйләп йоклатмый хәзер яшь әниләр. Телевизордан мультфильм гына кабызып куя. Тукай шигырендәгечә "төннәр буена хикәят сөйләүче" әбекәйләрне дә сагынып сөйләргә калган. Аларның иң "миллиләре" дә тормыш мәгънәсен дин юлында табарга...
-
Ачык йөрәк
Әзһәр абый Шакиров мин фәкыйрегезне күптән якын итә. Әле генә нәшриятта "Язмыш" дип исемләнгән яңа китабы басылып чыккан да, шуның бер нөсхәсен бүләк итеп китте. Югыйсә, үзенә нибары ун данә генә китап тоттырганнар, шуның берсен миңа биргән икән, димәк, иң якын иткән бер дустыдыр. Гәрчә, рәхмәттән кала әйтер сүзләрем дә...
-
ЧИКЛЕ УРЫНДАГЫ ЧИКСЕЗ ДӨНЬЯ
Нур Әхмәдиевнең 70 яшьлеге уңаеннан Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиев исеме үткән гасырның җитмешенче еллары башында "Ялкын" журналы, "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй"), "Татарстан яшьләре", "Социалистик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газеталары битләрендә басылган шигырь һәм хикәяләре белән күренә башлый. Беренче шигъри китабы 1980 елда нәшер ителә ("Аһәң"). Бүгенге көндә ул - төрле...
-
ИКЕ ТАПКЫР УНАР ЕЛ
Авылдашым Илгиз абый Нуриев белән Казандагы фатирында сөйләшеп утырабыз. Авыр язмыш аның сәламәтлеген нык какшаткан: колаклары начар ишетә, башы әйләнә, вакыт-вакыт йөрәге дә чәнчи. Хәер, яше дә бара инде, тугызынчы дистәсен вакларга җыена ул. Алар хатыны Нурания белән җәй айларында күбрәк дачаларында гомер итә. - Әтием исән-сау булса да, мин...