Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Велосипед музее да бар

Түбән Кама - Татарстанда матур, чиста, яшеллеккә бай  шәһәрләрнең берсе.

Калада велосипедта йөрү өчен уңайлы тротуарлар, бакчалар да хәтсез. Шул ук вакытта биредә балаларның иминлеге дә үзәккә куела, аларның кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен белеп үсүенә шартлар тудырыла.  Шәһәрдә кызлар-малайлар өчен “Великлар” бакча-шәһәрчеге дә булдырылган. 

Күптән түгел Түбән Камада ике көпчәкле транспортка багышланган Велосипед тарихы музее да ачылды.  Ул - әлегә республикада ике тәгәрмәчле транспорт тарихына багышланган бердәнбер мирасханә. Музей  балаларны велосипедта итагатьле йөрергә өйрәтү үзәгендә урнашкан. Музей ачылышында катнашу өчен, Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре дә килгән иде. Хәрәкәт сагында торучылар велосипедта йөрүнең саулык өчен файдалы булуын, шуңа да республикада яшәүчеләрнең ике тәгәрмәчле транспортны елдан-ел күбрәк үз итә баруларын искәртте. Ә моның өчен шартлар тудыру, балаларның да юл йөрү кагыйдәләрен белеп үсүе соралуын белдерде.

Велосипед тарихы музее ачылу уңаеннан Халык иҗаты йорты янында зур бәйрәм дә үтте. Ике көпчәкле транспортта йөрергә яратучылар бер-берсе белән аралашты, үзара узышларда катнашты, күмәк биюләрдә күңел ачты. Ә иң зур бәйрәм балалар өчен оештырылган иде. Аларга музей экспозициясе янәшәсендә уен мәйданчыгы эшләп торды. Музей ачылу тантанасында катнашучылар өчен бу көнне төрле чорларда җитештерелгән велосипедларда йөреп карау мөмкинлеге дә тудырылды. Автошәһәрчек мәйданчыгында велотавыш конкурсының финалы да узды. 

Музейда велосипедларга бәйле кырыклап ядкәр урнаштырылган. Анда төрледән-төрле велосипедларны күрергә мөмкин. Әйтик, ядкәрләр арасында узган гасыр уртасында Швейцариядә эшләнгән хәрби велосипед, яңа немец тандемы игътибарны җәлеп итә. Шулай ук экспозициядә Ригадан кайтартылганы да, зур алгы көпчәкле цирк велосипеды да, легендар “Салют” та, совет заманнарында балалар өчен җитештерелгән педальле ат та бар. Ачылыш тантанасында Казанның танылган велоактивисты, сәяхәтче Илдус Янышев та катнашты. Ул музейны Россиядә балаларга велосипед культурасын  өйрәтә торган сирәк учреждениеләрнең берсе, дип исәпли һәм Түбән Каманы алга таба велосипед юллары белән җиһазланган шәһәр итеп күзаллый. 

Сөембикә КАШАПОВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев