Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Тәүге күргәзмә

Кем теләсә, шул кесә телефоны белән фотосурәт төшерә алуы нәтиҗәсендә чын фото осталары кадерсез булып калды.

Газета-журналларда бер карап онытыла торган сай эчтәлекле фотосурәтләр күренә. Фото сәнгатенең кадере бетә икән, яшьләр объектив артына басып сәгатьләр буе табигатьнең илаһи мизгелен тоту белән сирәгрәк мавыгачак дигән сүз. 

Күренекле  оста Рамил Гали байтактан инде фоторәссамнарны берләштерү һәм җансыз замананың шаукымына бергәләп каршы тору уе белән йөри. Ниһаять, тырыша торгач,  «SAN/ЦИФРА» иҗат берләшмәсе туды. Ә Казаныбызның Ә.Мәҗитов исемендәге сәнгать галереясендә «SAN/ЦИФРА» фоторәссамнар берләшмәсенең «Город блюз» дип исемләнгән беренче күргәзмәсе ачылды. Анда Евгений Кулешов, Валерий Михайлов, Валерий Ряшин, Эдвард Хәкимов, Руслан Әхмәтгалиев, Рифкат Якупов, Дания Гайнетдинова, Карина Арутюнян, Хәйдәр Абдуллов, Кристина Дегтярева һәм «Татар-информ» агентлыгыннан Максим Кәримов һәм, әлбәттә инде, Рамил Галинең йөзгә якын аклы-каралы һәм төсле фоторәсемнәре урын алган. 

Фото сәнгате белән кызыксынучылар һәм «SAN/ЦИФРА» берләшмәсенә теләктәшләр шактый күп, Мәҗитовныкы кебек кечкенә галерея­нең мондый чаралар өчен тар булуы ачыкланды. Чыннан да, киләчәктә бу матур сәнгать төрен зуррак мәйданга чыгару мәслихәт, аңа яңа сулыш өрү өчен Казаныбызда фотоосталар мәктәбе оештыру да бик кирәк. Юкса бөтен фотосәнгатебез ашык-пошык төшерелгән җансыз репортажларга кайтып калачак. 

Күргәзмәдә өлкән осталар белән беррәттән яшьләрнең дә катнашуы хәерле фал. Экспозицияне ачу тантанасында күренекле фоторәссам Эдвард Хәкимов аларга үз хәер-фатихасын бирде. Э.Хәкимовның үзенең иҗат әсәрләрен  бу көннәрдә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган зур күргәзмәдә күрергә мөмкин. Объектив артына яңа гына баскан яшьләребезне дә киләчәктә шундый ук залларда колач җәеп каршы алырлар дип ышаныйк.

Сәнгать белгечләре Розалина Шаһиева һәм Динә Әхмәтованың  экспозициягә зур бәя бирүе шулай ук күңелдә өмет уята.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев