Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ТАТАРСТАННЫҢ АЛТЫН ҖИҢҮЛӘРЕ

Республика Милли музеенда спорт командаларының төрледән-төрле ярышларда яулаган бүләкләреннән торган "Татарстанның алтын җиңүләре" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Экспонатлар арасында "Рубин" футбол командасының Русия чемпионнары кубогы, "Зенит-Казан" волейбол клубының Русия кубогы, "Ак Барс" хоккей командасының Аурупа чемпионнары һәм Континенталь кубоклары, "КамАЗ-Мастер" командасының "Дакар" кубогы һ.б. бар. Әйтергә кирәк, спорт осталары...

Республика Милли музеенда спорт командаларының төрледән-төрле ярышларда яулаган бүләкләреннән торган "Татарстанның алтын җиңүләре" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.

Экспонатлар арасында "Рубин" футбол командасының Русия чемпионнары кубогы, "Зенит-Казан" волейбол клубының Русия кубогы, "Ак Барс" хоккей командасының Аурупа чемпионнары һәм Континенталь кубоклары, "КамАЗ-Мастер" командасының "Дакар" кубогы һ.б. бар. Әйтергә кирәк, спорт осталары яулаган бүләкләр республикабызның спорт тарихында беренче мәртәбә музейга күргәзмәгә куела.

Быелгы бүләкләрнең иң зурысы май аенда "Динамо-Казан" клубы волейболчы хатын-кызлары алып кайткан Русия чемпионнары кубогыдыр, мөгаен. Күргәзмәгә килгән һәркем бу кубок янәшәсендә фотосурәткә төшә ала.

Күргәзмәне ачу тантанасында "Казаночка" баскетбол клубы уенчылары Ксения Кунакова, Екатерина Васильева, Ольга Старостина да катнашты. Ачылышка килгән сәнгать, спорт сөючеләр истәлеккә аларның култамгаларын алып калды, бергәләп фотога төште.

"Татарстанның алтын җиңүләре" күргәзмәсе республикабызның Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы башкарма дирекциясе химаясендә оештырылды.

.Күргәзмәне ачу тантанасыннан күренешләр һәм экспозициягә куелган кайбер бүләкләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев