ТАШКА ҖАН ӨРҮЧЕ
Сәнгать - халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Шуңа күрә кайчак халык тарихын һәм аның хәзерге хәлен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр. Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән. Еллар узу белән, әлеге һөнәргә махсус уку йортларында...
Сәнгать - халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Шуңа күрә кайчак халык тарихын һәм аның хәзерге хәлен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр. Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән. Еллар узу белән, әлеге һөнәргә махсус уку йортларында өйрәтә башлаганнар. Сынчылар хәзерге көндә дә халкыбызның тарихи кыйммәтләрен саклап калырга омтылучы кешеләрдән санала. Мәркәзебез Казанда сынлы сәнгать осталарының хезмәтләре әледән-әле күрсәтелеп килә. Күптән түгел күренекле рәссам, сын остасы, Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасовның "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә ачылган юбилей күргәзмәсен дә халкыбыз тарихына сәяхәт дип атый алабыз.
Рөстәм Әнсар улы Габбасов 1956 елның 21 февралендә Башкортстан Республикасының Салават районы Лаклы авылында дөньяга килә. 1978 елда Түбән Тагил шәһәренең педагогика институтында художество-графика факультетын тәмамлаганнан соң, Ленинград шәһәренә В.И.Мухина исемендәге Югары художество-сәнгать училищесында стажировка үтәргә юллама ала. Озак еллар дәвамында ул Пермь өлкәсендә яшәп иҗат итә, әмма Казанны килеп күргән көннән соң, бу шәһәргә тәмам гашыйк була һәм монда күченеп килә. Ун елдан артык инде Р.Габбасов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының дизайн кафедрасы студентларына белем бирә.
Р.Габбасов эшләре Түбән Кама, Актаныш, Чистай шәһәрләренең үзәк мәйданнарын бизи. 2011 елда Болгарда ачылган "Ислам кабул итү" билге-һәйкәле дә - аның иҗат җимеше. Казан шәһәренең Киров районында Петрушка кушаматлы эшче-атка куелган сынның да, "Әкият" курчак театры бинасының күзәтү мәйданын бизәп торучы "Кечкенә принц" әкияте героеның да авторы Р.Габбасов. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев