Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

СУРӘТЛӘРДӘН ТОРМЫШ ИСЕ КИЛӘ

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам Александр Иншаковның 65 яшьлеге уңаеннан аның картиналарыннан күргәзмә ачылды. Рәссам А.Иншаков Казан сәнгать училищесын һәм Чуаш дәүләт педагогика институтының графика факультетын тәмамлаганнан соң, озак еллар Казанның 2нче сәнгать мәктәбендә эшли. Сәнгать сөючеләр бу рәссамны башлыча майлы буяу белән иҗат ителгән картиналар аша белә, әмма иҗатын...

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам Александр Иншаковның 65 яшьлеге уңаеннан аның картиналарыннан күргәзмә ачылды.

Рәссам А.Иншаков Казан сәнгать училищесын һәм Чуаш дәүләт педагогика институтының графика факультетын тәмамлаганнан соң, озак еллар Казанның 2нче сәнгать мәктәбендә эшли. Сәнгать сөючеләр бу рәссамны башлыча майлы буяу белән иҗат ителгән картиналар аша белә, әмма иҗатын ул сулы буяу кулланып язудан башлаган була. Ә соңгы елларда рәссам яшьлек мавыгуына кабат әйләнеп кайтты.

«Хәзинә» галереясендәге күргәзмәдә авторның 1990-2010 елларда иҗат ителгән картиналары урын алган. Күргәзмә «Идел ярларында» дип атала. Шуңа да карамастан, анда пейзажлар гына түгел, портрет, натюрмортлар да бар. Картиналардан рәссамның төсләрне нечкә тоемлавы, төс-төсмерләрне бер-берсенә бик оста яраштыра белүе күренә. Аның «Гыйнвар. Бәс», «Ак тынлык» исемле картиналарыннан кар исе килә, борын тишекләре, суык һава килеп бәрелгәндәге шикелле, кытыклангандай итә. «Айлы төн» картинасы серле яктылык белән тулы. «Яңгырлы натюрморт» картинасын караганда тәннәр бөрешкәндәй була. «Юллар, юллар...» дип исемләнгән триптихта («Навигация ахыры», «Төнге яшен», «Эш көннәре») хәзерге заманның казанышлары түгел, ә бәлки табигать үзе үзәктә тора. Рәссамның иске Казанга багышланган сурәтләре дә бик күп. Алар тарихи мирасыбызны югалту җәһәтеннән сыкранып иҗат ителмәгән, бәлки, балачакны сагыну хисе белән сугарылган. Белүебезчә, А.Иншаковның сурәтләре республика, төбәк, Бөтенрусия күргәзмәләрендә тәкъдим ителә, АКШ, Ирландия, Мальта, Чехиядә оештырылган экспозицияләрдә урын ала. Аларның шактый өлеше Татарстан Сынлы сәнгать музеенда, Русиядә һәм чит илләрдә шәхси тупламаларында саклана.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Рәссам Александр Иншаков дуслары, иҗатташлары белән.

.Рәссамның күргәзмәгә куелган кайбер эшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев