Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

МИЛЛИ ГАМЬЛЕ СУРӘТЛӘР

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында яшь рәссам Айгөл Мәҗитованың күргәзмәсе ачылды. Айгөл Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Хәзерге вакытта В.Суриков исемендәге Мәскәү институтының Казан филиалында бишенче курста белем ала. Күргәзмәнең Халыклар дуслыгы йортында оештырылуы тикмәгә генә түгел. Айгөл училищеда укыганда ук инде татар милли гореф-гадәтләре, халык-йолалары белән кызыксынып китә, институтка...

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында яшь рәссам Айгөл Мәҗитованың күргәзмәсе ачылды. Айгөл Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Хәзерге вакытта В.Суриков исемендәге Мәскәү институтының Казан филиалында бишенче курста белем ала. Күргәзмәнең Халыклар дуслыгы йортында оештырылуы тикмәгә генә түгел. Айгөл училищеда укыганда ук инде татар милли гореф-гадәтләре, халык-йолалары белән кызыксынып китә, институтка кергәч тә мавыгуын ташламый, киресенчә, милли темага тагын да тирәнрәк керә. Графика буенча укытучысы рәссам Григорий Эйдиновның әйтүенә караганда, Айгөл бик хезмәт сөючән, төпчәнүчән, теманы иң элек ныклап өйрәнә, аннары гына эшкә керешә.

А.Мәҗитова Баулыда туып-үскән. Казан дәүләт консерваториясенең фольклор коллективы Баулыга фольклор материал җыю максатыннан бер баруында Айгөл белән таныша. Аларның аралашуы нәтиҗәсендә Идел буе халыкларының гадәт-йолаларын тасвирлаган картиналар шәлкеме барлыкка килә дә инде.

Рәссам А.Мәҗитованың эш сөючәнлеге шуннан билгеле - күргәзмәне ачуга ук Сербиягә плэнерга китеп барды. Яңа картиналар өчен материал эзләп йөрүе. Димәк, Айгөлнең күргәзмәләрен киләчәктә еш күрербез әле, иншаллаһ.


. Айгөл Мәҗитова әнисе Салия ханәм белән.

. Рәссам А.Мәҗитованың кайбер иҗат әсәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев