Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

КИЕЗ БӘЙРӘМЕ

"Эрмитаж-Казан" үзәгендә, гадәттә, дөньяның иң зур музейларында күз карасыдай кадерләп саклана торган, бик нәзакәтле итеп эшләнгән сәнгать әсәрләрен күргәзмәгә куя иделәр. Ә бу юлы экспозициянең үзәге киез итек булды. Әйтергә кирәк, югары сәнгать тарафдарлары юкка гына киезгә игътибарларын юнәлтмәгән. Белүебезчә, киез - ул бик борынгыдан билгеле текстиль төре. Бүгенге көндә...

"Эрмитаж-Казан" үзәгендә, гадәттә, дөньяның иң зур музейларында күз карасыдай кадерләп саклана торган, бик нәзакәтле итеп эшләнгән сәнгать әсәрләрен күргәзмәгә куя иделәр. Ә бу юлы экспозициянең үзәге киез итек булды. Әйтергә кирәк, югары сәнгать тарафдарлары юкка гына киезгә игътибарларын юнәлтмәгән. Белүебезчә, киез - ул бик борынгыдан билгеле текстиль төре. Бүгенге көндә кул осталары киезгә еш мөрәҗәгать итә башлады, чөнки аннан бик нәфис сәнгать әсәрләре эшләргә мөмкин. Өстәвенә, бу табигый материалның сәламәтлеккә дә файдасы зур.

"Киездән Раштуа әкиятләре" дип исемләнгән күргәзмәдә Казан, Кукмара, Мәскәү, Ижау осталарының эшләре урын алган. Анда итек басу технологиясе белән дә якыннан танышырга мөмкин. Кукмара, мәсәлән, борынгыдан билгеле һөнәрчелек үзәге булган. Монда һәр йорт саен диярлек киез итек басканнар. XIX гасыр урталарында тәвәккәлрәк сәүдәгәрләр артельләргә берләшкән. Алар үзләрен "фабрикант" дип йөрткән. Ә тора-бара киез итек фабрикасы нигезендә киез комбинаты барлыкка килгән. Бүгенге көндә челтәрләр, сәйләннәр, ялтыравык ташлар белән бизәп, итекләрне төрледән-төрле рәвешләргә кертәләр. Мәскәүдәге итек музееннан, мәсәлән, Казан күргәзмәсенә һәркайсы сәнгать әсәренә тиң аяк киемнәре куелган. Киезне балчыкка да тиңлиләр, аннан төрледән-төрле түгәрәк сыннар иҗат итәләр. Күргәзмәдә рәссамнар Милана Королеваның аждаһа, мәче, ат сыннары, Елена Ермолинаның куяннары, канатлы фәрештәләре нәни тамашачылар күңеленә аерата хуш килде. Ә менә бертуган Алена һәм Алина Осиповалар киездән балалар өчен "Bulgari" дип исемләнгән этник өслүбтәге киемнәр коллекциясен иҗат иткән. Рәссамнар Елена Белова һәм Татьяна Табакова чытлык туташлар вә ханымнар өчен киез эшләпәләр, шарфлар, жилетлар, янчыклар ясаган. "Эрмитаж-Казан" үзәгендәге киез күргәзмәсе Кыш бабай, Кар кызы, җыр, бию осталары катнашында күңелле, матур бәйрәм рәвешен алды.


.Күргәзмәдән кайбер күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев