Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

КҮҢЕЛ КҮЗЕ КҮПНЕ КҮРӘ

Казанда икенче тапкыр "World Press Photo" күргәзмәсе узды. Анда Бөтендөнья фотожурналистлар бәйгесендә җиңүчеләрнең хезмәтләре куелган иде. Күргәзмә 2011 елда дөньяда булган иң мөһим вакыйгаларны чагылдыра. Быел тугыз номинациядә 24 илнең 57 фотографы җиңүче дип табылган. Җиңүчеләр арасында Русия фотографлары Юрий Козырев (I урын, яңалыклар, аерым фотолар), Александр Гронский (III урын,...

Казанда икенче тапкыр "World Press Photo" күргәзмәсе узды. Анда Бөтендөнья фотожурналистлар бәйгесендә җиңүчеләрнең хезмәтләре куелган иде.

Күргәзмә 2011 елда дөньяда булган иң мөһим вакыйгаларны чагылдыра. Быел тугыз номинациядә 24 илнең 57 фотографы җиңүче дип табылган. Җиңүчеләр арасында Русия фотографлары Юрий Козырев (I урын, яңалыклар, аерым фотолар), Александр Гронский (III урын, көндәлек тормыш) һәм Александр Таран (I урын, спорт) бар.

"World Press Photo" фондының башкаручы директоры Арпад Гереши әйтүенчә, соңгы елларда фотожурналистика шактый кыенлыклар кичерә. Көндәлек матбугат һәм иҗтимагый-сәяси журналлар күбрәк рекламага, шоу-бизнеска әһәмият бирә, документаль фотоларга һәм фоторепортажларга урын аз кала.

Фотожурналистиканың "алтын чоры" узган гасырның 30-60 нчы елларына туры килә. Хәзерге вазгыятькә килгәндә исә, дөньяда барган төрле сугышларда дистәләгән журналист һәлак була. Быел француз фотографы Реми Ошликның Сүриядә гомере өзелде, ә 12 көн алдарак кына аның эшләре бәйгедә җиңеп чыккан иде.

Ничек кенә булмасын, тарихны елъязмада гына түгел, фотосурәтләрдә дә теркәп калу ихтыяҗы кимеми. Моңа хәтта төрле тыюлар да киртә түгел. Мәсәлән, 2009 елның җәендә Тәһран шәһәрендә Иран Президенты сайлаулары нәтиҗәләреннән канәгать булмаган меңләгән халык урамнарга чыга. Җирле хакимият журналистларны әлеге күренешләрне фотога төшерүдән катгый рәвештә тыя. Әмма демонстрация күренешләрен тасвирлаган фотолар шул ук көнне Интернетта пәйда була. Анда катнашучылар протест акциясен үзләренең кесә телефоннарына, "сабын" фотоаппаратларына төшергән икән. Менә шулай фотожурналистика да демократияне яклауга үз өлешен кертә.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Шамил АБДЮШЕВ фотокүчермәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев