ГҮЗӘЛ ЗАТКА ТИҢ КАЗАН КАЛАСЫ
Күргәзмәләрдә бик нечкәләп тасвирланган татар хатын-кызлары портретларын күргәндә, боларның авторы кем икән, дигән сорау туа торган иде. Чөнки рәссамның яратып, күңел биреп эшләгәне ярылып ята. Караштыргалап йөри торгач, бер өслүбтә иҗат ителгән милли гүзәлләрне утызлап санадым. Һәркайсында милли костюм, алка, беләзекләр, чулпы, хаситәләр бөртекләп сурәтләнгән. Күренә ки, рәссам җитди әзерлекле,...
Күргәзмәләрдә бик нечкәләп тасвирланган татар хатын-кызлары портретларын күргәндә, боларның авторы кем икән, дигән сорау туа торган иде. Чөнки рәссамның яратып, күңел биреп эшләгәне ярылып ята. Караштыргалап йөри торгач, бер өслүбтә иҗат ителгән милли гүзәлләрне утызлап санадым. Һәркайсында милли костюм, алка, беләзекләр, чулпы, хаситәләр бөртекләп сурәтләнгән. Күренә ки, рәссам җитди әзерлекле, тарихны, этнографияне өйрәнеп эшли. Картиналарның авторы Анастасия Бузунеева икәнен белгәч кызыксынуым тагын да артты. 
"Мин Төркмәнстанның Мары шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Милли бизәкләргә, ачык, җете төсләргә гашыйк булып, төрле милләтләрнең мәдәниятен хөрмәт итеп үстем, - дип башлады әңгәмәбезне Анастасия. - Мәктәптә укыганда төрле милләт балалары бер-беребезгә кунакка йөри торган идек. Шунда төркмән, казах, үзбәк, әрмән, таҗик һ.б. халыкларның милли ризыкларын, гадәт-йолаларын күрә, күзәтә, күңелемә сеңдерә идем".
Анастасиянең әтисе тумышы белән Татарстаныбызның Югары Ослан районыннан. 1995 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп кайта. Ике күченү бер янгынга тиң, дип белми әйтмәгәннәрдер. Тәүге елларда гаиләләренә бик авырга туры килә. Әтиләре вафат булгач, хәлләре тагын да кыенлаша. Шуңа күрә Анастасия Казан сәнгать училищесының беренче курсыннан ук эшли башлый. Аның каравы, авырлыклар аны чыныктыра. Кыз төрле һөнәрләр өйрәнә. Мәсәлән, бүген ул - ком анимациясе остасы, төрекләрнең бик борынгыдан килгән эбру сәнгать төрендә оста иҗат итә, дизайн белән шөгыльләнә, балалар укыта, осталык дәресләре оештыра һ.б.
Картиналар ясарга керешүе - көтмәгәндәрәк башланган шөгыль. Белеме ягыннан дизайнер Анастасия кызы Даша белән декрет ялында утырганда, кулына эш эзләп, "Седьмое небо" мультипликация студиясе белән хезмәттәшлек итә башлый. Тора-бара Анастасиянең үзендә дә мультфильмнар эшләп карау теләге туа. Әмма тиешле тәҗрибәсез генә мондый эшне башкарып чыга алмаячагын аңлап, әүвәл иллюстрацияләр ясаудан башларга ният кыла. Шулай бик күп рәсемнәр иҗат ителә. Алардан беренче шәхси күргәзмәсен оештыра. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев