Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ЕФӘК ЮЛЫ ГӨЛЛӘР БЕЛӘН ТУЛЫ

Кешелек һәрвакыт матурлыкка омтылган, шул исәптән өс-башын бизәргә тырышкан, шулай эзләнә-эзләнә, тукымаларны төрле төсләргә манырга, аларга бизәк төшерергә өйрәнгән. Шуннан батик дип аталган рәсем сәнгате төре килеп чыккан. Батик - гамәли бизәү сәнгатенең тукымаларны бизәүгә нигезләнгән бер төре, индонезия теленнән ул балавыз тамчысы дип тәрҗемә ителә. Рәсем ясаганда балавыз нигә...

Кешелек һәрвакыт матурлыкка омтылган, шул исәптән өс-башын бизәргә тырышкан, шулай эзләнә-эзләнә, тукымаларны төрле төсләргә манырга, аларга бизәк төшерергә өйрәнгән. Шуннан батик дип аталган рәсем сәнгате төре килеп чыккан. Батик - гамәли бизәү сәнгатенең тукымаларны бизәүгә нигезләнгән бер төре, индонезия теленнән ул балавыз тамчысы дип тәрҗемә ителә. Рәсем ясаганда балавыз нигә кирәк икән соң? Балавыз эзе тукымага салынган бер буяуны икенчесенә катнашып китүдән саклый. Икенче бер вакытта балавыз булачак бизәк урынына сырлап, матурлап салына, аннан соң тукыма буяуга маныла. Балавыз салынган урын буялмыйча, бизәк булып аерылып торып кала. Балавыз урынына җилем дә кулланырга мөмкин. Бизисе тукыманы тозлы суда тотып алу, яисә буяуларга тозлы катнашма кушу шулай ук буяу ягымнарын агып, бер-берсенә кушылып китүдән саклый. Ничек башкарылуына карап, батик рәсем сәнгатенең берничә төре бар. Рәсемнәр ефәккә, киҗе-мамыкка, йонга, синтетик тукымаларга төшерелә.

Рәссам Дилә Барышева батик белән Казан сәнгать училищесында укыганда ук кызыксынып китә. Ул вакытта бу техниканы өйрәтүчеләр дә, махсус буяулар да булмый әле. «Беренче эшләремне, пакетларга тутырылып, көнкүреш өчен чыгарыла торган анилин буяуларның зәңгәр, кызыл-сары, көрән төсләре белән генә башкардым, - ди Дилә ханым. - Тора-бара палитрам киңәя төште. Хәзер исә буяуларның ниндие генә юк - алманныкы, французныкы, җаның кайсын тели, шунысын алырга була». Д.Барышева башлыча ефәкне бизи һәм күбрәк чәчәкләрне сурәткә иңдерергә ярата. Аның рәсемнәре үтә нечкә, нәфис, хыялый, могҗизаи вә серле, хисле булып чыга. Дилә ханымның шәхси күргәзмәләре Казан, Чаллы, Яшел Үзәндә, Германиянең Лосхайм шәһәрендә оештырыла. Әмма рәссам үз иҗаты белән хозурланып кына калмыйча, батик сәнгате буенча белем-күнекмәләрне яшьләргә өйрәтүне кирәк санап, бүгенге көндә Яшел Үзән халкы бик яратып йөри торган сәнгать галереясе белән бер бинада урнашкан сәнгать мәктәбендә һәм Казан сәнгать училищесының моннан 4 ел элек ачылган Яшел Үзән филиалында укыта. Әйтергә кирәк, Дилә ханымның әтисе, танылган рәссам Рәшит Галиуллин 40 ел буе әлеге сәнгать мәктәбенең директоры булган.

- Рәсем сәнгатенә дә әтием мәхәббәт тәрбияләде, - дип сөйли Д.Барышева. - Батик техникасы көтелмәгәнлеге белән таң калдыра. Кәгазьгә салынган буяу ягымын үзгәртүе кыен, димәк, син аны бик уйлап, әзерләнеп ягарга тиешсең. Батик сәнгатендә исә хәлләр башкачарак. Анда буяу ягымының тукыма өстендә ничек җәелеп китәчәген алдан белеп булмый. Батик берникадәр акварель техникасын хәтерләтә. Анда ниндидер бер илаһи сер бар кебек. Шул балаларны да үзенә җәлеп итә. Шуңа күрә миңа балалар белән эшләүнең бер авырлыгы да юк. Төркемдә кызлар күп булса, өйрәтүе бигрәк тә җиңел, чөнки кыз-кыркын чүпрәк-чапрак белән эш итәргә яратучан, гөлләрне сөя. Ә гомумән алганда, иң авыры - техника өйрәтү түгел, зәвекъ тәрбияләү һәм композицияне тоярга өйрәтү.

Билгеле ки, ефәкне бизәкләү кыйммәткә төшә. Чын ефәкнең бәясе арзан түгел. Шуңа күрә сәнгать үсеше, сәнгатькярләр өчен шактый авыр заманда сайлаган һөнәренә тугры калган рәссам Д.Барышеваның иҗат осталыгыннан да бигрәк сәнгатькә бирелгәнлеге соклануга һәм мактауга лаек. Ә инде ефәк җебенең могҗизаи килеп чыгышы, аның үзенчәлекле төзелешкә ия булуы нәтиҗәсендә, ефәк тукыманың үзенә бер төрле ялтырап торуы, борынгы чорларда кытайларның ефәк ясавы, аны алтынга бәяләве, технологияне чишкән кешенең башын кисүе турындагы төрледән-төрле ярым чын, ярым ялган мәгълүматлар, матур риваятьләр бу һөнәргә тагын да серлелек, затлылык өсти кебек.

Ел башында рәссам Дилә Барышева күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Без аңа иҗатында яңадан-яңа уңышлар телибез. Барыр юлларыгыз ефәктәй шома, көннәрегез ефәк ялтыравыдай нурлы, тормышыгыз сурәтләрегездәге гөлләр кебек матур, гомерегез Ефәк юлыдай озын, эшегез ефәк тарихыдай бай һәм кызыклы булсын, Дилә ханым.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Рәссам Дилә Барышева.

."Кош".

."Тулган ай".

."Розаларның хуш исе".

."Көнбагыш".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев