Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

АКВАРЕЛЬ ТӨГӘЛЛЕККӘ ӨЙРӘТӘ

Татарстан Сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгате галереясендә II республика акварель күргәзмәсе ачылды. Акварель - иң катлаулы рәсем техникаларыннан берсе. Шуңа да карамастан, рәссамнар аны бик ярата, чөнки ул күңел халәтен, хисләрне мөмкин кадәр төгәлрәк чагылдырырга мөмкинлек бирә, төсләр сайларга, буяу ягымын төгәл салырга, төсләр закончалыгын тирән аңларга, тиз эшләргә,...

Татарстан Сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгате галереясендә II республика акварель күргәзмәсе ачылды.

Акварель - иң катлаулы рәсем техникаларыннан берсе. Шуңа да карамастан, рәссамнар аны бик ярата, чөнки ул күңел халәтен, хисләрне мөмкин кадәр төгәлрәк чагылдырырга мөмкинлек бирә, төсләр сайларга, буяу ягымын төгәл салырга, төсләр закончалыгын тирән аңларга, тиз эшләргә, виртуозлыкка өйрәтә. Кызганыч ки, хәзерге заманда күп кенә сәнгать осталарыбыз сатып алучының таләбен алга куеп, шуңа яраклашып эшләргә мәҗбүр булганга күрә, виртуозлыкка омтылучылар сирәгәйде, акварель техникасы күләгәдәрәк кала кебек. Шуңа күрә Татарстан Рәссамнар берлеге акварель күргәзмәләрен оештыруны башлап җибәрде дә. Аның беренчесе моннан 2 ел элек үткән иде. Быел исә күргәзмәдә А.Иншаков, В.Вьюшков, Т.Бердникова, З.Батраев, М.Кузнецов һ.б. рәссамнарның 50ләп акварель буяу белән башкарылган рәсеме урын алган. Биредә портретлар да, натюрмортлар да, пейзажлар да бар. Рәссамнар Казаныбыз күренешләрен, Идел киңлекләрен аеруча яратып сурәткә алган.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәгә куелган кайбер иҗат эшләре.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев