Зөфәр  Дәүләтов: «Сөю түгелме?»
Шигърият

Зөфәр Дәүләтов: «Сөю түгелме?»

(ШИГЫРЬ)

Сөю булмыйча, бу нәрсә икән?

Тыя алмыймын нигә үземне?

Йөрәк талпына гел синең янга,

Язмыш дигәнем ул – син түгелме?!

Язгы кояштай карашың назлы,

Иркәли һәркөн гашыйк күңелне.

Күгем бизәгән, җаным җылыткан

Җирдәге кояш – ул син түгелме?!

 

Челтер чишмәгә куйган чиләгем

Мөлдерәсә дә, тулып түгелми!

Сихәтлек биргән зәм-зәм суыдай

Җаныма дәва – ул син түгелме?!

Сиңа карыйм да күзем чагыла,

Әйталмый йөдим әйтер сүземне.

Яратканымны белми йөрисең,

Шушы газаплар – сөю түгелме?!

 

 


Нет комментариев