Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әй, сөекле, җанга якын затлар, Кемнәрегез кая сибелгән?..

Нурия ИЗМАЙЛОВА КЕМ ЕЛАТЫР ИНДЕ Узып киттемени шигъри язлар? Сайрамыйсың нигә, сандугач? Сакауландыңмыни, моңлы кәккүк? Кем елатыр инде, сагынгач? Кайда икән дуслар-ахирәтләр, Кан кардәшләр, агай-сеңелләр? Әй, сөекле, җанга якын затлар, Кемнәрегез кая сибелгән? Мин идем бит сезгә хатлар язып Яшь башымнан авыр сулаучы. Ярсуларым сыяр җыр тапмыйча, Үзем утрып шигырь...

Нурия ИЗМАЙЛОВА
КЕМ ЕЛАТЫР ИНДЕ
Узып киттемени шигъри язлар?
Сайрамыйсың нигә, сандугач?
Сакауландыңмыни, моңлы кәккүк?
Кем елатыр инде, сагынгач?
Кайда икән дуслар-ахирәтләр,
Кан кардәшләр, агай-сеңелләр?
Әй, сөекле, җанга якын затлар,
Кемнәрегез кая сибелгән?
Мин идем бит сезгә хатлар язып
Яшь башымнан авыр сулаучы.
Ярсуларым сыяр җыр тапмыйча,
Үзем утрып шигырь уйлаучы...
Тауга менеп, ташка басып карап
Йөрүче мин идем, сердәшләр!
...Хәзер инде тауга менгәнем юк. -
Сез белмисез. Беләдер ташлар.
Сез белмисез. Әллә үзегез дә
Менгәнегез юктыр инде анда!
Күңелләрем әллә йомшар иде,
Сагну хәбәрегез булганда...
Йөрәкләрдән каннар саркыса да,
Ачмыйм хәзер, әй, ахирәтләр!
Кан оешса әгәр йөрәкләргә,
Таш булалар микән йөрәкләр?..
Узып киттемени майлар, җәйләр?
Сайрамыйсың нигә, сандугач?
Сакауландыңмыни, моңлы кәккүк?
Кем елатыр инде, сагынгач?..
АКШ.
Ирек САБИРОВ
ТАТАРЧА
Рәхәтләнә җаным-тәнем,
«Әллүки»не көйләсәм.
Мин татарча, саф татарча
Җырлыйм, көйлим, сөйләшәм.
Дөнья белән мин татарча
Баглашам һәм аңлашам;
Төрки туганнар булыша,
Әгәр аңлый алмасам.
«Кирәкми», - дип йөз чөергән
Ул бит бары хөрәсән.
Ә мин исә чын татарча
Укыйм, язам, сөйләшәм.
Бар Чиләбе, бар Әстерхан,
Иң яктысы бар - Казан.
Мин Казанча, саф татарча
Сөйләшәм, укыйм, язам!
Чиләбе өлкәсе.
Нәзифә КӘРИМОВА
ЕЛГАЛАР
Ярларга сарылып, талларны сагынып,
Агалар елгалар, агалар.
Ашыгып-ургылып, тын калып, сулыгып,
Өр-яңа ярларны табалар.
Агалар елгалар, агалар.
Язмышның ярлары, күңелнең зарлары
Агалар, елгадай агалар.
Җаннарга ягылган төзәлмәс яралар
Елгадай ияреп баралар.
Агалар еллары, агалар.
Яшьлекнең ярларын,сандугач талларын
Елгалар әле дә саклыйлар.
Елгалар шикелле гомернең еллары
Яңадан әйләнеп кайтмыйлар.
Күңелдә ярларны саклыйлар.
Мәскәү.
Гыйззәтулла ХӘСӘН
ВАТАНЫМ - ОҖМАХЫМ
Ватаным минем - оҗмахка тиңем,
Бу хисне җаннан җуймам һичкайчан.
Көн саен син дип тибә йөрәгем,
Мин бу оҗмахны калдырып качмам.
Татарстаным, Казан, башкалам!
Гел сиңа илтә барыр юлларым.
Сөекле кәгъбәм, бозылмас кыйблам,
«Хаҗ кыла» килеп кыз һәм улларың.
Шифалы миңа саф яңгырларың,
Зәмзәмнән татлы эчәр суларың.
Син нурлан, балкы! Һаваңны, кайтып,
Күкрәк тутырып кат-кат суладым.
Ватансыз кеше булмый дөньяда,
Ватансыз кеше - тамырсыз агач.
Ник яши кеше - газиз Ватанын
Оҗмах итмәгәч, оҗмах булмагач?
Кытай.
Фәния ГАБИДУЛЛИНА
ТАТАР ХАТЫНЫ
Синең көйгә гомер буе
Биер идем.
Алларыңда башларымны
Ияр идем.
Мин өлгергән шәраб кебек,
Үрел генә -
Түгелергә торам синең
Иреннәргә.
...Кай арада карлы яңгыр
Бәрә йөзгә.
Яз дип талпынган күңелем
Керә көзгә.
Сине назлар карашымны
Кырау өтә.
Җылы куен көтәм үзем.
Үзем этәм...
Синең назлы сүзләреңнән
Эреп китәм.
Тамчы булып тамар идем, -
Акыл - киртә.
Хисләр бәйдә, күңел - йозак.
Җанда учак, -
Менә-менә ачылырга
Торган кочак...
...Мин арыдым хисләремне
Бәйдә тотып.
Их, бу татар хатынының
Тыйнаклыгы...
Уфа.
Диләвер ОСМАН
КЫРЫМЫМ - КАЗАНЫМ
Якын дустым Фәрит Солтановка
Кырымым - туган йортым!
Синдә тамырым.
Синдә халкым, бабаларым,
Синдә зиратларым егылганнар,
Синнән еракта җырладым...
Тик синең белән бәйле уйларым.
Хәсрәтлектә -
Казан буйларында җырладым
Тукай җырларын.
Монда эчтем Идел суларын.
Монда сөйдем Сәйдәш моңнарын,
Кара күзле татар кызларын.
Монда таптым газиз дусларымны,
Ләкин онытмадым
Якты Кырым йолдызларын...
Кырымым, дисәм,
Рәнҗемә, Казаным!
Ике якта - ике канатыбыз
Зәңгәр күкләрдә!
Ике дәртем, ике өметем бар бу дөньяда -
- Берсе - газиз Кырымым,
Берсе - кардәш Казаным,
Минем мөшкел бу гомеремдә!..
Кырым.
Ибраһим БИЕКТАУЛЫ
ТАТАРСТАН - МИНЕМ ВАТАНЫМ
Тыңла, Илем, сагыш авазларын -
Йөрәкләрдән ташып акканын -
Дөнья тулы кызлар-улларыңның
Сиңа сәламнәрен, Ватаным!
Олы бәйрәм итеп көтә халкың
Сызлып якты таңнар атканын.
Тату балаларың бәхетенә
Мәңге яшә, газиз Ватаным!
Илдән кече - барча югалтканым,
«Ил» атала иң зур тапканым!
Илдә тибә эчәр чишмәләрем,
Татарстан - минем Ватаным!
Ижау.
Рөстәм СҮЛТИ
ИДЕЛ-ЙОРТ
Идел белән Чулман кушылган да,
Хасил иткән нәни бер йөрәк.
Шәкле генә түгел, җылы, җанлы -
Йөрәк булып тибә ул төбәк.
Көн-төн, җәй-кыш, яз-көз дими тибә, Бертуктамый тибә ул йөрәк.
Дөп-дөп итеп тибә, бәгыремне
Телем-телем телә ул төбәк.
Хаританы алып сәгатьләрчә
Утыралам шулай күз төбәп,
Ишетәм, күрәм, беләм, сизәм, тоям -
Шундый үзгә, үзәк, үз төбәк.
Кан тамыры кебек, вена кебек,
Тулып аккан сыман тоташ кан,
Ничә елга, ничә дәрья суы
Йөрәк тәшкил итеп тоташкан.
Йөрәк шәклендәге Идел-Йортым
Мөлдерәпләр тора күз төбәп,
Әллә миңа гына шулай инде,
Әллә чынлап шулай ул төбәк.
Бөекбритания.
Идият ӘШИРОВ
КЫЧЫТКАННАР
«Нигез елый» диючеләр хаклы.
Елый икән нигез тавышсыз...
Ш.Маннапов
Кешеләре киткән, авыл беткән.
Урыны гына ята каралып.
Кычытканнар тора еламсырап,
Нигез ташларына сарылып.
Кычытканнар исән, ни хәлдә дә
Нигезләрен ташлап китмәгән.
Үз кадерен белеп яшәгәнне
Туган туфрак ятим итмәгән.
Туган җиргә тугры кычытканнар
Азмы бала чакта елаткан.
Кычытканга чагылып үткән еллар
Бәхетлерәк булган күп яктан.
Кычытканнар! Әрсез кычытканнар!
Шифалы да, усал, хәтәр дә.
Беткән авыл рухын саклап торган
Кычытканнар чыкмый хәтердән.
Пермь крае.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев