Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Халисә Ширмән: «Һаман шулай катык ашый авыл...»

(ШИГЫРЬ)

Авыл —

Һаман шулай катык ашый...

Һади Такташ

Һаман шулай катык ашый авыл,

Сатып ала аны кибеттән.

Калмады ла инде авылларда

Хайван асрап бүген интеккән.

Көтү чыга иртән − сигез сыер,

Дүрт-биш кәҗә, сарык бәтие.

Бер алаша йөри чирәм утлап,

Әйтерсең лә, авыл ятиме...

Әйтерсең лә, әкрен генә авыл

Карурманга керә адашып...

Ә урманда − давыл... Коты очкан

Шүрәлеләр чаба саташып...

 

Батыр да юк... Лунтик белән Фиксик

Сабыйларның күңелен биләгән.

Син идеңме, авылым, ана сөте

Белән бишек җырын көйләгән?!

Син идеңме тиңсез улларыңны

Шәһәрләргә елап озаткан?!

«Кеше булсын берүк!» – дия-дия,

Туган нигезеннән кузгаткан.

...Ярый әле, катык ашый авыл.

Милли ризык сеңә тамырга.

Язмасын ла татар авылына

Музейларда гына калырга!
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев