Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Вячеслав АР-СЕРГИ: ЯЗМЫШ БЕЗНЕ СОҢЛАП ОЧРАШТЫРДЫ – ҮЗ ТӘКЪДИРЕМ БЕЛӘН МИН КИЛЕШТЕМ...

Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергига 50 яшь тулды. Ул - шагыйрь, прозаик, эссеист, публицист, кинодраматург, тәрҗемәче; Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф.Васильев исемендәге республика комсомол премиясе лауреаты. Удмурт дәүләт университетын, аннары Мәскәүдә Югары әдәби курсларны тәмамлый. Удмурт һәм урыс телләрендә яза. Роман, повестьлар, хикәяләр, шигырьләр, шулай ук "Алангасар күләгәсе" исемле удмурт...

Дәлияләр

Күрше авыл.
Дәлия урларга
Җәннәт бакчасына атлыйм бүген.
Мондый гүзәллекне күргәнем юк,
Тик шатлансын иде назлы гөлем!

Күрше кызына шул бу бәйләмем,
Хыялларым чынга ашыр, Аллам!
Хисләремне ачсам, кире какмас -
Сөю утларында дөрләп янам!

Ике юл чатында торган чакта
Аңлар мине күрше кызы, аңлар;
Дәлияләр өмет кояшымның
Йөрәгенә илтү юлын табар.

Дәлияләр тотып аңа киләм,
Караңгыда матур да мин, батыр.
Шушы була кыз күңелен яулау...
Нигә көлә кызый, кем аңлатыр?

Бертуктамый көлә...
Аңлый алмыйм.
Үбәргә дип битен үреләлмим.
Ни еларга, ни көләргә белмим -
Әллә нишләп китте күңелләрем.

- Хәзер без, - ди, - синең белән кардәш,
Язмыш шаяруы, - дия көлеп, -
Үзем үстердем бит ул гөлләрне
Әби бакчасында сулар сибеп...

Әйтелмәгән сүзләр

"Ку син мине,
үзеңнән читкә ку!"
Ялынасың, үтенәсең тагын.
"Безгә бергә булу насыйп түгел!"
Өзелә үзәк, өзгәләнә җаным.

"Ку син мине, ку мине, ку инде!" -
Күз яшьләрең бит очымда яна.
Ничек куыйм?
- Алла сакласын! - дим.
Син булмасаң көннәрем дә кара.

- Ку син мине! -
Янә кабатлыйсың.
Башын әйләндерим диясеңме?
Кайлардадыр мәхәббәтең,
Мине
Туган кебек якын күрәсеңме?

Мин бит сине янда бәйләп тотмыйм,
Көчләп сөяргә дә мәҗбүр итмим.
Язмыш безне соңлап очраштырды -
Үз тәкъдирем белән мин килештем.

- Ку син мине!
Әйдә, куам хәзер,
Ләкин нигә качмыйсың соң үзең?
Нигә миннән шулай ялварасың?
Ишегемдә йозак юк бит минем!..


Эшсез

(Көлке түгел)

Ул аңа тупас кыланды,
Ярты сүздән бүлдерде.
Шелтәләде, битәрләде,
Бәхет шәмен сүндерде

Һәм ни?
Ә шул...

Иренә каршы әйтерлек
Ул бер сүз дә тапмады.
Сөйгәненә тугрылыкны
Җаны кебек саклады.

Һәм ни?
Ә шул...

Мәхәббәтне татымаган
Аңлый алмас януын...
Ул гына белә аның да
Ничек газаплануын.


* * *

Хәйләләп ялгыштыралар -
Күрәсең, бу гадәти.
Миңа яман эш кыралар -
Күрәсең, бу гадәти.

Тик боларны кичерергә
Көч таба алмый күңел.
Мөгаен, шушы гамәлем -
Инде гадәти түгел.


Михаил Федотов

Уналты ел
Бәхәсләштек без шул хакта:
Кем беренче булып
Күрде кояш нурын?
Ә кем йоклап калды,
Башын салып кырын?

Котылгысыз мактанчыклык тулы
Бәхәс җиле зәһәр дулады.
...Дустым бермәл авыр сулады:
- Мин бит бер дә йокламадым, әмма
Кояш миннән башка торды, әнә...


* * *

Аяк очларыма басып,
Төшеңә керермен.
Салмак тынлык сонатасын
Бүләккә бирермен.

Ә аннары тып-тын гына
Китәрмен мин, яме? -
Шуңа баш астыңа минем
Җанымны сал әле...

Роберт Миңнуллин

Шагыйрьнең Казандагы фатирында мин аңа бик кадерле Сөн елгасы камышлары кыштырдавын аермачык ишеттем.

Роберт, сине аңлый алмыйм,
Башым җитми, шул гына.

Синең өйдә - Сөн елгасы
Ярлары һәм су гына.

Ярда - якын кешеләрең,
Йөзәсең дулкын буйлап.

Каурый-ишкәк кулыңда.
Җил
Йөри җилкәндә уйнап.

Синең елгаңа көймәмне
Кертим әле таңнарын.
Бәлкем, нидер аңлармын...

Син

Ай - һәркемнең үзенеке,
Кояш - һәркемгә дә бер.
Кайгы - һәркемгә аерым,
Ә яз соң - һәркемгә бер.

Сандугач - һәркемгә уртак,
Каргалары - аерым.
Алла шулай ук бердәнбер,
Ә шайтан - ырым-шырым...

Сүзләреңне күптән беләм,
Уйларым су сеңдергән.
Хәер, хәзер бит барыбер -
Юлларны җил себергән.


Шигърият һәм Җир

(Эссе)

...Өй һәм җыр,
...идея һәм кәгазь,
...хатын-кыз куены һәм мәхәббәт,
...каләм һәм шигырь,
...агач һәм торак,
...ут һәм авырту,
...китап һәм уйлар,
...поезд һәм күз яшьләре,
...самолет һәм салават күпере,
...ана һәм бала,
...гыйнвар һәм хәмер,
...көз һәм сагыш,
...икмәк һәм җылылык,
...миләш һәм кан,
...ватан һәм гамь,
...тайга һәм удмурт,
...яр һәм елга,
...Назарет һәм Христос,
...Балтыйк диңгезе һәм Чулман-елга,
...хатын-кыз күкрәге һәм җирсү
...Мадонна һәм сыер савучы...
Бу - Мин һәм Син,
Шигърият һәм Җир -
Кояш һәм Ай кебек,
ике кул һәм ике күз кебек,
Ләкин бер Йөрәккә
барысы да сыя -
бүленми торган
җан атомына сыйган кебек...
Тамырларым кебек,
үкчәләрем белән
мин Җирдән
Шигъриятне суырам.
Чәчләремнең ябалдашларыннан
рәхәтлек ал,
тоттырмас
оҗмах кошы!..

Рифат СӘЛАХ һәм Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев