Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тукай килә күз алдыма

Төп законны үзгәртү турындагы тәкъдим хәсрәтеннән...

Тукай килә күз алдыма


Кара эзлим язарыма:
Яшелме? Зәңгәр? Кара?
Ә милли карага мансам,
каләмемнән яшь тама ...

Тукай килә күз алдыма:
"Дөрес белән Ялган"ы:
Батырып суга Дөресне,
Ялган өстә калганы ...

Бар, һичшиксез: Шүрәлесе,
Батыры вә Былтыры,
бер көтү бүрене җиңгән
Кәҗә белән Сарыгы ...

Хәрәкәт итеп, тукталмый,
үлемне җиңгән тычкан ...
Кисекбашы, Карәхмәте,
вә дә Камчылы ишан ...

"Туган тел"е — канга сеңгән,
Милли моңы — "Әллүки",
Җан авазы — "Тәләһһеф"е,
"Китмибез"е, "Өмид"е ...

Болар бары — гыйбрәт, дәрес
вә васыятьтер (ышан) —
китсен, дигән ... Милли Кырдан
куркак, ялган, мут, куштан!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев