Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сирень ЯКУПОВА: Кошлар китә, минем кайтып барыш...

* * * Миләш тәлгәшләре ымсындыра, Өзеп кабар идем, шикләнәм. Авыр металл тузаннары белән Ымсынулар безнең чикләнгән. Урман түгел, шәһәр урамы шул... Башка бераз акыл өстәлгән. Яшьлектәге "Әй лә!" артта калган, Картлыктагы "Әй лә..." җитмәгән. Ымсындыра миләш тәлгәшләре, Тик сокланып кына үт икән. Өзеп кабар, чәчкә кадар түгел, Җанга кабар...

* * *
Миләш тәлгәшләре ымсындыра,
Өзеп кабар идем, шикләнәм.
Авыр металл тузаннары белән
Ымсынулар безнең чикләнгән.
Урман түгел, шәһәр урамы шул...
Башка бераз акыл өстәлгән.
Яшьлектәге "Әй лә!" артта калган,
Картлыктагы "Әй лә..." җитмәгән.
Ымсындыра миләш тәлгәшләре,
Тик сокланып кына үт икән.
Өзеп кабар, чәчкә кадар түгел,
Җанга кабар гына ут икән...
* * *
"Ник тудырдың мине шушы илдә?
Җинаять бу, әни!" -
Әллә уйлап, әллә уйнап әйткән
Кызымамы рәнҗим?!
Телсез, өнсез калып һәм... җавапсыз
Торам менә басып...
Шапылдатып аңым ишек япты -
Йөрәк шәрран ачык.
"Ник тудырдың мине шушы илдә?"
Сулык-сулык ярам.
"Шушы иле", белмим, кемнекедер,
Җире газиз, балам!
Ата-анам, әби-бабам җире,
Һәр карышы үздер.
Китәрмен бер ташлап ак дөньяны,
Кара җирне түгел!
"Шушы иле", әйе, кемнекедер,
Без - үксезләр аңа.
Ил какканда, хәтта... мин какканда,
Җиргә сыен, бала.
Туган телгә, иман-дингә сыен,
Җан авазым ишет!
Ник тудырдың, никләр тудым диеп,
Яшәү, ай-һай, читен...
... Кабатлана бар да. Шул сорауны
Биргән көнем истә,
Һәм... сискәнгән мизгел,
Телсез, өнсез калган әниемнең
Җан авазын ишетеп...
* * *
Ап-ак итәм дип караны,
Саф-пакь итәм дип тапны
Яши торгач,
Аңлыйсылар бар икән:
Дөньяны (хет вакытлыча)
Агартыр бердәнбер чара -
Ул да булса… кар икән.
Шәһәр күгәрчене
Аклары читлектә утыра баш иеп...
Күкләре чүплектән җим эзли мәш килеп,
Баш иеп, баш иеп...
Текәләм күкләргә,
Ешая сулышым,
Күгәрчен булсаммы,
Читлекне онытып,
Их, очар идем лә
Иңендә болытның!
Ешая адымым,
Булсаммы канатлы,
Онытып ашауны,
Их, очар!..
Абындым, егылдым,
Теземне канаттым...
Атлыймын баш иеп...
Кебек...
Кайту
Кошлар китә, минем кайтып барыш.
Юлдабыз без, сүзнең кыскасы.
Күчмә тормыш - кошлар өчен язмыш...
Минем - ялгыш?!.
Аһ, син аны! Табан яна!
Тапканнар бит түшәр юл ташы!
Кадаласын белеп ук очыдай
Кайткан (киткән?!) бернең аяк итенә.
Кайсы "акыллысы" тырышкан соң,
Төкерәсе иде битенә...
Китә кошлар... офык читләренә,
Миңа кирәк булды
Күрше шәһәр дигән дөнья чите.
Көзен кайтам әле (дан булсын әй!),
Һәр яз кайткан кошка ачу итеп.
Өч елга бер?! Булса. Кошка рәхәт,
Канаты бар, күктән юллар туры...
Табан яна!
Туктадым да машина көтәм чатта,
Йөрәгемне ташка орыр булып...
* * *
Яфрак яңгырлары чылатмый ла...
Быел никтер елатмый да әле.
Урамнарны иңлим кыштыр-кыштыр,
Чем карага буяп керфекләрне.
Ян кесәмдә - көзге, ә җиңсәмдә
Кулъяулыгым әзер. Күңел бит ул!
Кара төстә, күрче, күз яше дип,
Әйттерүче безләр түгел бит ул.
* * *
Чишмәләрнең юлын бүлеп,
Инешләрне туктатып,
Ясалган буа шикелле,
Күңелем тулды ташып.
Ярым нык: таш та бетоннан,
Талым юк тик, былбылым...
Кармак сала әллә кемнәр,
Чиертеп йөрәк кылын.
Төнбоеклар - хыял гына,
Камыш шавы - саташу...
Ясалмалык аңны баскан,
Зур су булып маташу.
Сизәм дә кебек югыйсә,
Тирәндә, җан төбендә
Тибеп ята челтер чишмә
Һәм инеш бөтерелә...
* * *
Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре...
Ап-аклары, кызыл, сары, алы.
Рәхәт тә соң рәхмәт әйтеп алу,
Шиңәчәген белү генә авыр.
Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре
Корбаннары безнең бәйрәмнәрнең?!
Кайсы өч көн, кайсы атна яшәр...
Ямансу уй, зинһар, бәйләнмәле!
Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре,
Елтыр кәгазь, җете төсле бантлар.
Йөрәк-йөрәк теләк шаһитларын
Тере килеш күңел озак саклар...
Сәбәп эзлим… өзүләрне аклар…
* * *
Бураннарда адашасы иде (?!)
Кыр-урманда түгел, урамнарда...
Исән-имин табыласы иде
Барлыгыңны барлап торганнарга.
Югаласы иде… вакытлыча,
Уйларыннан түгел, күз уңыннан.
Бәхет булып табыласы иде,
Югалмаган килеш... иң соңыннан...
Мең-мең тапкыр кичерәсе иде
Югалулар, табылулар хисен.
Рәхмәт әйтеп өлгерәсе иде
Аңа... аңа... эзләгәне өчен...
Халәт
Башта - хаос...
Йөгерешә уйлар этеп-төртеп
берсен-берсе.
Күңелдә - инкыйлаб,
хис ташкыны вата,
җимерә чикне.
Тәртип яраткан акыл
үз-үзеннән
шашар төсле,
Ә йөрәк...
Шайтан алгыры!
Бә-хет-ле!..
* * *
Күңел галәмендә һич тынгы юк -
Кабына да сүнә йолдыз-уйлар.
Теләк теләп өлгерәлми йөрәк,
Кабына да сүнә... елгыр еллар.
Ә яшьлектә, һай, өлгерә идек!
Әллә күпме алдан күрә идек,
Сөю көтә анда, бәхет, диеп,
Йолдыз тамган якка йөгерә идек...
Күңел галәмендә һич җылы юк,
Шул ук кояш ласа… Без - тирәли.
Йөрәктәдер хикмәт, йөрәктәдер,
Җылы алып җанга өлгерәлми...
Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев