Сирень Якупова: «Кайсына тиңләшик?»
Шигърият

Сирень Якупова: «Кайсына тиңләшик?»

(ШИГЫРЬ)

Меңьяшәр имәннәр, йөзьяшәр чыршылар,

Җәй яшәр чәчәкләр, үләннәр...

Кайсына тиңләшик, кайсыннан көнләшик,

Дөньяга «мәңгегә» килгәннәр?!

 

Саналган, бүленгән һәр мизгел, һәр сулыш,

Юл-язмыш язылган күкләрдә.

Аһ, соңлап аңлыйбыз, аһ, соңлап таныйбыз –

Узу юк икән лә чикләрне...

 

Сызу юк үткәнне, үзгәртү, төзәтү...

Бары тик үкенү – азагы.

...Җәй яшәр чәчәкләр, үләннәр күзендә

Меңьяшәр имәннәр газабы...

 

 


Нет комментариев