Шәмсия Җиһангирова: «Баш очымнан кошлар күтәрелде...»
Шигърият

Шәмсия Җиһангирова: «Баш очымнан кошлар күтәрелде...»

(ШИГЫРЬ)

Баш очымнан кошлар күтәрелде...

Тоям, безнең якка очтылар...

Әнкәемә сәламнәрем әйткәч,

«Үзең тизрәк кайт!..» дип куштылар.

Кошлар: «Кызың сәлам әйтте...» – диеп,

Әллә кайчан хәбәр салгандыр.

Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп,

Көтә-көтә күзе талгандыр...

Тукта! Ни сөйлим мин?! Саташаммы?!

Әнкәм юк бит инде... Ул китте...
Кайталмаган чакта, кошлар аша

Сәлам әйтер кешем дә бетте.

Ә нигә соң очар кошлар мине

Алдадылар: «Әнкәң көтә... – дип, –

Тынгы таба алмый җаннарына,

Сагына сине кич вә иртә...» – дип.

...Рәнҗемәгез миңа, очар кошлар,

Сез, чыннан да, хаклы булгансыз. –

Сәламемне әнкәм ишетсен дип,

Зират коймасына кунгансыз... 


Нет комментариев