Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Салисә ГӘРӘЕВА: ХАТЫН-КЫЗЛАР ЙӨРӘК БЕЛӘН ЯШИ, ЯНЫП-КӨЯЧӘГЕН БЕЛМИЧӘ...

РЕДАКЦИЯДӘН. Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге бүләге иясе Салисә Гәрәева гомеренең күркәм биеклегенә күтәрелде. Безнең өчен ул аеруча кадерле, чөнки Салисә ханым, тәҗрибәле журналист буларак, озак еллар редакциябездә эшләп, «Мәдәни җомга» атналык гәзитен аякка бастыруда үзеннән зур өлеш кертте. Басмабызның күпсанлы...

РЕДАКЦИЯДӘН. Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге бүләге иясе Салисә Гәрәева гомеренең күркәм биеклегенә күтәрелде. Безнең өчен ул аеруча кадерле, чөнки Салисә ханым, тәҗрибәле журналист буларак, озак еллар редакциябездә эшләп, «Мәдәни җомга» атналык гәзитен аякка бастыруда үзеннән зур өлеш кертте. Басмабызның күпсанлы укучылары, әдәбият һәм сәнгать әһелләре исеменнән каләмдәшебезне олуг юбилее белән ихлас котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.


КОРЪӘН ӘЙТКӘННЕ ҮТӘ

Хак Тәгалә җаныбызны
Иманлы һәм хөр иткән;
Шушы гүзәл Җиребезгә
Иңдергән безне Күктән.

Акыл, Гамь һәм Гайрәт биргән,
Биргән йөзнең күркәмен.
Изге Пәйгамбәр җибәргән
Һәм иңдергән Коръәнен!

Дәһшәт белән Әлмисакта
Хисап мәйданы көтә, -
Аллаһка инанып яшә,
Коръән әйткәнне үтә!

Фани дөнья - бәндәләргә
Сынала торган урын.
Изгелек ит, гыйбадәт кыл,
Бакыйга китмәс борын.

Ислам нурына орын!..

САУЛЫК ҺӘМ ТҮЗЕМ

Шатлыкларым - куанычым, моңым - кайгым -
Бөтенесен күтәрәм мин үзем генә.
Баш игән юк кайгыларда, авырлыкта -
Булсын берүк Саулык белән Түзем генә!..

Чит-ят җирдә гомер итү җиңел түгел,
Төрле чак бар - беләм анысын үзем генә!
Сөям сезне, чын күңелдән сөйлим сүзне -
Булсын берүк Саулык белән Түзем генә!..

Дуслар ишле, күп шулай ук дошманым да,
Дус-дошманны аерам җирдә үзем генә!
Дусларымны куандырам холкым белән -
Булсын берүк Саулык белән Түзем генә!..

Дошманнарым чәчсә агу, якса яла,
Авырлыгын күтәрәм тик үзем генә.
Сабыр күңел белән яшим, иҗат итәм -
Булсын берүк Саулык белән Түзем генә!..

БӨЕК КӨЧ СУЛЫШЫ

Тукта, Мизгел!..
Доктор Фауст

Ырымнарга ышану - көлке генә
Кеше Айда йөргән заманда.
Тик ниндидер бөек, сихри көчнең
Сулышы бар кебек һаман да...

Табигатьнең кануннары камил:
Кешегә дә гадел, утка да.
Ник соң Кеше, сихерләнгән кебек,
Матурлыкны күреп туктала?!

Яманлыктан килә котыласы,
Ырым яки тылсым кулланып;
Сизә кеше рәнҗү яшьләренең
Аңлашылмас көче булганын.

Ырымнарга ышану - көлке кебек
Кеше Айда йөргән заманда.
...Тик ниндидер бөек, сихри көчнең
Сулышы бар кебек һаман да!..

ҮПКӘЛӘП БУЛМЫЙ ВАТАНГА

Үпкәләп булмый Ватанга,
Рәнҗетсә дә, какса да, -
Җан белән бергә туа ул
Һәм сатылмый акчага!..

Матур да түгелдер, бәлки:
Кызыл балчык, ком, тузан...
Шунда үскән һәр сабакның
Башынан сыйпап узам.

Бакый дөнья капкасында -
Зиратта тынып калам:
Мәңгелек төп йортыбызда
Көтәдер атам-анам...

...Җиргә, суга, кешеләргә
Бөтен бурычны үтәп,
Мин дә шушында тынармын,
Ватанга булмас үпкәм.

ЗАМАН ӘЙТЕР

Ничә агач утырттым мин гомеремдә!
Барысы да яфрак яра, бирә җимеш.
Миңа насыйп Вакыт - гомер канатында
Соңгы кыйтгаларга таба кайтып килеш.

Җирсүләрем, яшьли канат җилпүләрем
Үкендерми - юкка түгел, бушка түгел!
Үзем өчен янмаганмын, байлыгым юк -
Элеккечә: ач та түгел, тук та түгел...

Тамак өчен өстеннәргә, көчлеләргә
Башым иеп, буем бөгеп сатылмадым;
Өзелде җан, күргән чакта чордашларның
Хыяллары челпәрәмә ватылганын!..

Агачларым үсте, бирде күләгәсен,
Шул күләгә җиләсендә үсте балам.
Янып-көеп җыр яңраткан йөрәгемнең
Әйтер сүзен китап итеп кулга алам...

Яна-яна киләм соңгы кыйтгаларга,
Вакыт-гомер карый миңа, сынап-сынап.
Әйтер Заман:
- Язмышын ул горур үтте,
Ихлас сүзен җырда әйтте, чыңлап -чыңлап!..

МИН УРАЛДА ГОМЕР ИТТЕМ

Мин Уралда янып гомер иттем
Үзем өчен, халкым өчен дә.
Мин яшьнәдем тере атом булып
Цинхрофазотроннар эчендә!..

СЕЗДӘН СЕРЕМ ЮК

Беркемгә дә каза китермәдем,
Усаллыкка җанны салмадым.
Бер Ходайга иман китердем мин,
Берлегенә ышанам Алланың!..

Рәнҗеттеләр мине - гафу иттем,
Аяк чалганнарны кичердем;
Хөсетлектән кинә йөрткәнгә дә
Ашым куйдым, чәем эчердем!..

Нәҗесеннән качтым бу дөньяның,
Сукмагымнан читкә чыкмадым.
Кермәс өчен кеше өлешенә
Ялгыз мендәрләрдә йокладым...

Шуңа күрә бөтен карашларны
Кабул итәм - сездән серем юк.
Ихлас идем шагыйрь буларак та,
Намус көзгесендә керем юк!..

ОНЫТМА!

Чишмәләрнең корый тамырлары:
Ишелә ком, авыр таш баса...
Без дә шулай Җирдән югалырбыз -
Берләштергән безне, гөрләштергән
Туган телләр җанга ашмаса!

Чишмәләрнең корый тамырлары,
Яр буйлары инде кипкәннәр.
Артыбыздан туган телне җуйган
Һәм акчаны кумир итеп куйган
Яшь буыннар үсеп җиткәннәр.

Чишмәләрнең корый тамырлары,
Исемнәрен җуя үткәннәр...
Узган еллар туган телне җуеп,
Чит-ят телне күңелләргә уеп,
Безне телсез манкорт иткәннәр!

Чишмәләрнең корый тамырлары!
Син ни кылдың, яклап чишмәңне?
Идел, Чулман, Ык, Чирмешән, Сөннәр
Хәтереңнән мәңге китмәсен лә,
Онытма саф сулар эчкәнне,
Онытма чал Вакыт кичкәнне!..

ҮКЕНЕЧ

Узды, җилеп, гомер юлы,
Көткән бәхет соңлады.
Янәшә йөрдек. Туйганчы
Сөйләшеп тә булмады!..

Көндәлек вак мәшәкатьләр
Шатлыкларны урлады.
Яраттык. Сөю турында
Сөйләшкән дә булмады!..

Үсте балалар. Оныклар
Тирәбездә уйнады.
Ни турындадыр сөйләштек -
Чын сөйләшү булмады...

Йөрәктән өзелде моңнар.
Кем аларны тыңлады?!.
Яраткан чын дуслар белән
Их, җырлап та булмады!..

Аеры иде бар гамьнәре,
Үзгә иде моңнары.
Никтер җанда үкенечле,
Сагышлы моң чыңлады...

Җилдәй үтеп китте гомер,
Бер дә туктап тормады.
Яшәдек.
Киттек.
Туйганчы
Сөйләшеп тә булмады!..

ЯШӘҮ ТАТЛЫ

Яшәү татлы! Ул кемгә дә газиз -
Агачка да, кошка, эткә дә!
Ә син, кеше, кызган исәннәрне,
Башларыннан сыйпап киткәлә!

Давылларда сынган ботакларның
Күрдеңме син яше тамганын?
Гомерен балта өзгән имәннәрнең,
Ыңгырашып, җиргә ауганын?

Кош оясын давыл алып аткан
Балалары белән агымга.
Син күрдеңме шул бәхетсез кошны
Җаны өзгәләнгән чагында?..

Сүнә чишмә, кибә тугайлыклар,
Әрәмәле үзән сулыга...
Кайчак кышын юлым каенсарга -
Каен урманына юлыга.

Сыйпап йөрим каен кәүсәләрен:
Туңганнар бит болар, күр әле!
Карт каенга куям колагымны -
Тибә микән әле йөрәге?..

Вакытлыча яшәү бу дөньяда,
Китәр сәгать кенә билгесез.
Һәркемгә дә тормыш бер һәм газиз -
Кешеме сез, агач, гөлме сез...

Кайчан китү генә билгесез!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев