Роберт Сәлахиев: «Кайтам, дисә...»
Шигърият

Роберт Сәлахиев: «Кайтам, дисә...»

(ШИГЫРЬ)

Өзгәләнә җаным, бәргәләнә

Яшьлек искә төшкән чагында.

Кемнәр кемне көтеп ала микән

Без очрашкан урам чатында?

«Эх-ма!» – дим дә авыр сулап куям,

Кайда диеп егет чакларым!

Кемнәр кемне кочып уза микән

Без очрашкан урам чатларын?
Кызын кысып кочып, күктә очып,

 

Нәкъ тә бүген – кичке салкында,

Кемнәр кемгә вәгъдә бирә икән

Без кавышкан урам чатында?

Яшьлек, яшьлек! Бер могҗиза туып,

Кайтам, дисә әгәр тагын да,

Хәзер торып чыгып чабар идем,

Нәкъ шул җиргә – урам чатына!..

 

"Казан утлары"


Нет комментариев