Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәмис Аймәт: Баса-баса утлы күмерләргә, Үтеп бара инде гомерем...

Дөнья инде башка... Дөнья инде башка... Булмый танып. Башка инде хәтта җире, күге. Дөнья белән без дә үзгәрәбез, Мин дә инде... түгел элеккеге. Шәрәләнеп калган буш дөньяда, Кисәң дә син катлы-катлы күлмәк, Син барыбер шәрә - рухи фәкыйрь, Бу заманның бер корбаны, димәк. ... Кайчан гына әле балкый-балкый, Чәчәк аткан...

Дөнья инде башка...
Дөнья инде башка...
Булмый танып.
Башка инде хәтта җире, күге.
Дөнья белән без дә үзгәрәбез,
Мин дә инде... түгел элеккеге.
Шәрәләнеп калган буш дөньяда,
Кисәң дә син катлы-катлы күлмәк,
Син барыбер шәрә - рухи фәкыйрь,
Бу заманның бер корбаны, димәк.
... Кайчан гына әле балкый-балкый,
Чәчәк аткан иде өметкәйләр.
Өмет гөлем инде коя таҗын,
Үтте инде, сизәм, безнең «җәйләр».
Дөнья базарында халкымның тик
Ялтырыйдыр алтын-көмешләре.
Ә мин йөрим милләт бакчасында
Татып аның ачы җимешләрен.
Берьялгызым атлыйм ера-ера
Ташкыннарын югалтуларымның.
Җан әрнүем басып ябындым мин
Өметләрен килер елларымның.
Ымсындыра күкләр... Ялгыз коштай
Талпынсам да булмый барыбер очып.
Ниләр көтә алда? - Тоташ бушлык.
Күксел томан яткан җирне кочып...
Парадокс
Кулсызлар - рухны каера,
Тешсезләр - кимерә данны.
Аяксызлар таптый, изә,
Типкәли садә җанны.
Сукырлар - тенти күңелне,
Наданнар - сата акыл.
Вәгъдәсезләр - ант эчәләр,
Хакимсезләр - итә кол.
Денсезләр ымлап Ходайга
Өйрәтә иман шартын.
Кайда Алла, кайда Иблис?! -
Белгән юк, әй, Ил-йортым.
Әнкәйне юксыну
Көн саен бәгырь түремә
Тирәнрәк уеласың.
И әнкәй!.. Килә тагын бер
Назыңда коенасым.
Әрнисең җанда, бәгырьне
Аласың сызып-сызып.
И әнкәй, булса иде ул
Тәңре-әмердән узып.
Булмый...
Хәтер-хатирәләр
Алалар җанны урап.
Синсез киләчәк - утсыз йорт,
Үткәнгә?.. Ара ерак...
Еллар уза... Кулын суза
Яңа көн... сәгать… мизгел…
И әнкәй!.. Синле чакларның
Һәрбер мизгеле изге!
Яшимен шул мизгелләрдә -
Хәтернең хәтерендә.
Йөрәгемнән сагыш төсен
Юа алмас беркем дә.
И әнкәй!..
Өмет
Үз көен эзләп,
Кыллары зеңләп,
Аһ, тартылса да,
Яңа көй сорап,
Эченә чыңрап,
Моң-зар тулса да,
Дәшми ул, дәшми,
Берни эндәшми,
Моңлы сазгынам.
Чү, сабыр, йөрәк,
Түзәргә кирәк
Тагын аз гына.
Сазым уяныр,
Дөнья куаныр
Моңын ишетеп.
Кемнең бар җаны,
Алырлар аны
Кабат иш итеп.
Танырлар аны,
Күкләргә даны
Ашар яңадан.
Җаннарга тулыр,
Туган күк булыр
Кабат анадан.
Кайгы
Кайгы килде миңа...
Көтмәгәндә...
Тәңрем биргән мәллә әмерен?
Җирләр күтәрә алмаслык булса да,
Күтәрә алды Күкләр хәбәрен.
Кайгы килде...
Күңел кыегыма
Кара әләм элде ашыгып.
Сабырлыгым миңа кул сузды да,
Тәкъдим итте оя-ышыгын.
Аһ, кодрәтле Кайгы каршысында
Тик бер бөртек тузан, тикән син.
Чын дуслыкны шатлык белән түгел,
Кайгы белән сына икән син...
Кайгы килде...
Әллә язмыш көлде,
Тирмәсенең биреп иң түрен.
Дөньялыкта чакта укмы әллә,
Кич, дидеме, Сират күперен?
Нигә тәкъдир барыр юлларыма
Түши һаман утлы күмерен?
Баса-баса утлы күмерләргә,
Үтеп бара инде гомерем...
Еллар аша...
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың
Үрермен мин күпер гөлләрдән...
"Яшьлек дәфтәре"ннән
Гомер буе сине җил-давылдан
Баралмадым саклап, ышыклап.
Үрәлмәдем күпер гөлләрдән дә,
Булсак та без тугры гашыйклар.
Тормышыңа хәвеф янаганда
Сугалмадым чакырып мин набат.
Барыр юлларың да мең өзелеп,
Ялгангандыр инде мең кабат.
Мин аларның ләкин берсенең дә
Булалмадым тере шаһиты.
Бары еллар аша йөрәгемне
Телгәләде сөюең уты.
Бәлки, мине уйламыйсың дадыр,
Сагынмыйсың дадыр син бер дә.
Бәлки, барлык хатирәләрне дә
Күмгәнсеңдер күптән кабергә.
Синең өчен, бәлки, мин күптәннән
Кипкән елга, сүнгән учактыр.
Назларыннан мәңге мәхрүм калган
Котып кебек салкын кочактыр.
Ә кем белә? Бәлки, йөрәгеңне
Үкенү газаплары теләдер.
Бәлки, язмыш һаман сыный-сыный,
Качып кына бездән көләдер.
(Дәшмәвең дә бары горурлыгың,
Ялган тәкәбберлек кенәдер).
Ни булса да, бар да булган инде:
Һәрбер юлның хәзер үз юлы,
Ул юлларның үз юлчысы хәзер,
Үз тирәге аның, үз талы.
Тормышымда "Сөю" дигән җырның
Мәңге тынмас көмеш көе син.
Йөзләреңдә һәрчак нур балкысын,
Күзләреңдә бәхет биесен.
"Татар каены"
Люблю березу русскую...
А. Прокофьев
Сирәгәя бара яфраклары,
Хәлгенәе бигрәк кыенмы?
Сулып барган ана телем кебек,
Сула, корый "татар каены".
Изүләрен ачып баскан да ул
Җилләр кочагына бер ялгыз,
Кемнәрдәндер ул мәрхәмәт сорый:
"Язмышлардан йолып алыгыз!"
Ә язмышлар?
Татар язмышлары?!
Бәхетсезлек кенә тоташтан.
Юк, аумассың, каеным, тамырларың
Халкым йөрәгенә тоташкан.
* * *
Ялгызлыкка инде күнегелгән,
Үз көенә ага бу гомер.
Тик ул үзен еллар узган саен
Аһ, сиздерер әле, сиздерер.
Ялгызлык ул әллә таянычмы,
Аянычмы әллә - кем белгән.
Кемдер куган аны, ә кемнәрдер
Тирмәсенә аның ут элгән.
Ә яшьлектә?! Аңа мәдхияләр
Җырлый идек хәтта еш кына.
Керми генә торып ялгызлыкның
Чытырманлы чал ешлыгына.
Инде... күнегелгән ялгызлыкка,
Үз көенә ага бу гомер.
Тик ул үзен еллар узган саен
Аһ, сиздерер әле, сиздерер.
2017 елның җәе
Бер тамчы җылыга ымсынып,
Үрелгән чәчәкләр Кояшка.
Ә Кояш күрсәтми йөзен дә -
Нигәдер ул быел гел башка.
Ул быел нигәдер үзгәргән,
Бакмый да үрелеп җиремә.
Безгәме төшенү Күкләрнең
Аһ, бөек, илаһи серенә?!
Офыкта... Чү!.. Кояш күшегеп,
Елыймы сулыга-сулыга?
Бәлки, ул үзе дә мохтаҗдыр
Бер саплам, бер тамчы җылыга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев