Рифат Җамал: «Мин килермен иртән кояш булып»
(ШИГЫРЬ)
Мин килермен иртән кояш булып,
Мин килермен кичен ай булып.
Мин килермен өзелеп сагынганда
Йөрәгеңә җылы май булып.
Мин килермен сиңа яңгыр булып,
Керфегеңнән яшең юармын.
Җилләр булып исеп кайгыларың
Ярсып таратырмын, куармын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев