Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рифә Рахман: Шәмдәлләрдә шәмем сүнеп бара...

Тынычланды күңел. Басылды ул. Борчучы юк аны – и-и гаҗәп!

ШӘМДӘЛЛӘРДӘ ШӘМЕМ СҮНЕП  БАРА

Назлы кичләр киткән башкаларга,
Калган безгә аның салкыннары.
Шәмдәлләрдә шәмем сүнеп бара,
Җылыталмый мине ялкыннары.

Уз, кадерлем, җылы кебек – йортка.
Үртәп кергән татлы исләр кебек.
Сип син назны кызганмыйча – чиксез –
Башкаларга киткән кичләр кебек. 

Шундый чагым минем, ни сәбәптер
Ялган назга риза, – тик ул булсын!
Эссе җәйдә кичкән салкын кичләр
Кышкы төндә тәмам онытылсын!

Җилле көздә кичкән боеклары
Минем белән узмаган күк булсын!
Шәмдәлләрдә шәмем сүнеп бара.
Яңаларын аңа син куярсың.


АЧЫК ТҮГЕЛ

Ачык түгел
Сезнең учтагы кулым хисе:
Сез әле аңа – ят кеше.
Бик тә ят кеше…

Калтырый 
Аранга атлыкмаган колын,
Ул уйлый утлап йөрерлек
Су буен.

Дерелди,
Абзарга кермим, дигән сарык.
Утлыгы ярык.
Чыкты хуҗасы су салып.

И чиный
Чылбырга тәүге бәйләнгән көчек.
Үсәчәк муенчак белән гел
Көрәшеп.

Минем кул
Охшаш курку белән курка:
Бу учтан чыга алмам, дип
Ут йота…

Учыңда 
Булмас кебек аңа ирек.
Ул – биге төшкән читлектәге
Бер кош кебек…


* * *
Комнар күмде мәллә Мисырларда? –
Хәбәрең юк, илгә җиттем, дигән.
Сумкам авыр – ком тутырган кебек,
Көндәгечә эштән кайтып киләм.

Хәбәрең юк, кайтып җиттем, дигән.
Яллар артык ошап китте мәллә?
Ком кайнары күчкән һавалардан
Күкрәгеңә сөю үтте мәллә?

Яңа хисләр генә үз җиреңә
Кайтармаслык сәбәп була алыр.
Барыбер бер кайтып килерсең син,
Ә ул хисләр ком астында калыр.

Кайтам, бәгырь, дигән язу җибәр,
Ком күммәгән булса моңа кадәр,
Юкса көтәм тәүлек буйларына,
Аэропортта инде, дигән хәбәр.


* * *
Карашыма ак манзара ясап,
Карлар ява, ява, эридер
Урам себерүче нигә аны,
Яуган саен, тагын көридер?!

Бу аклыклар аның күңеленә
Минекедәй якын түгелме?
– Эшем шул бит, алай үпкәләмә, –
Дигән булды миңа бер көнне.

Эшем шул бит, аклык көрәү кышын,
Шул борчыймы сине, чибәрем?
Җәйләреңдә йөргән юлларыңны
Сафландырып сулар сибәрмен.

Ком-тузаннан куям арындырып,
Син торганчы әле йокыдан,
Ишегалдыгызны, ә аннан соң
Чүп-чарларны ташыйм йортыңнан.

Бу эшемә тиздән сөенерсең,
Сөенерсең язлар килгәндә,
Баскычлардан төшеп, тышка чыккач,
Уймак туфлиләрдә йөргәндә.

*  
…Күңелем дә урам кебек минем, –
Һәр яуган кар эреп бетә тора.
Урам себерүче себерә дә,
Киләчәк яз белән кызыктыра.


МИНЕМ ИСЕМ

Язасың, укыр дигән өмет белән.
Авырдыр бик үзеңә дә
Хатларың.
Мин беләм аның шулай икәнлеген,
Утырган бар күңелеңне актарып.
Укыган бар
Аның тулып ташкан битен.
Ул битнең 
Бөкләп киттем йомшак читен.
Төшмәсен кеше күзе, дидем,
Язылган почмагына
Минем исем.
Бер битен булдым аның
Ертып атар.
Эчендә – өс-өстенә баскан хата.
Ул язуның бөкләгәч
Каты битен,
Тартышты минем елак ирен чите.
Хәлсездә язган, ахры кулың –
Бөрешеп ята иде минем исем.
Язасың, укыр дигән өмет белән.
Авырдыр күңелеңдәге
Хатларың.
Исемемнең бар аларда –
Төрлесе...
Сөйгәндә, дәшсәң дә, дип,
Аппагым.


ГАЕПТӘН КАЧУ

Күлмәкләрнең матурларын киям,
Изүләре тирән ачыгын.
Ә аннары… кеше гаепләр күк,
Кулым белән каплыйм ашыгып.

Язлар килә, шул чак итәкләрнең
Тездән өстәгесен мин киям.
Ә аннары… кеше гаепләр күк,
Адым саен тартам кул белән.

Туфлиләрнең очлыларын киям,
Үкчәләре кадак кебеген.
Ә аннары… ир-ат күзли калса,
Аякларым китә сөрлегеп.

Киемнәрнең яхшыларын киям,
Иннек тә сөрт, диләр, иренгә.
Беләм дә бит алсу кершән-иннек
Төс ятачак кызыл киемгә.

Ә мин сөртмим. Җете иренемә
Табигыйлек кенә төс сыман.
Елмайсам да җылы искән җилгә,
Аска карыйм… Гаеп эш сыман.


КҮҢЕЛ ТЫНЫЧТА

Тынычланды күңел. Басылды ул.
Борчучы юк аны – и-и гаҗәп!
Ни гомергә сузылачак, димен,
Оҗмахларда булыр бу халәт.

Тәгамнәрдән яраткан тәм килә,
Эчкән судан килә бал тәме!
Күңел тынычлыгы була ала
Икән, димен, хәтта өй яме.

Ятканнарым – йомшак ястык кына,
Кабартканым – мамык мендәр тик.
Йокыларга ятам, кояш баткач,
Йокылардан торам, төш җитеп.

Такта идән палас җәйгән кебек,
Паласлысы – хәтфә үләндәй.
Тынычланды күңел. Басылды ул
Сине хәтеремә күмгәннән.


БУ СИНМЕ?

Оныттың,
Яратмыйм, дигәнне дә –
Сүкмисең.
Оныттың минем ни кигәнне дә –
Сүкмисең.
Оныттың,
Гел каршы килгәнне дә –
Сүкмисең.
Оныттың,
Шаяртып көлгәнне дә –
Сүкмисең.

Оныттың
Язган бар шигырьне –
Оныттың син мине,
Оныттың син мине!!!
Бу синме?!!


* * *
Һаваларда – йолдыз, суда – кондыз.
Ул кондыз – син, йолдыз мин булсам.
Йолдызларны йоткан кондызлар бар!
Син нишләрсең, суга мин кунсам?

Батыраеп, мине йотарсыңмы?
Шулай катыдырмы бәгырең?
Кондыз буган буаларга төшмәм, –
Бик тиз китәр затым-кадерем.


БӘБИ ЙОКЛЫЙ

Бәби йоклый. Йоклаулары
Бик җай икән шигырь өчен.
Язып бирә алам аның
Кулымда күргән һәр төшен.

Сөйләп бирә алам аның
Төнлә нигә елаганын.
Шигыремә керә хәтта
Мес-мес кенә сулаулары.

Чупыр-чупыр суыруы
Имезлекне ирен белән.
Нигә уяу, нигә көлә –
Шуларның мин барын беләм.

Бу хакта тик күңелемнән
Язып чыккач төнен бер кат,
Үзем йокыга китәм мин,
Бер кочак шигырь кочаклап.


ТӨЙМӘЛЕ ТӨШ

Уйлар кебек түгел идем бер дә сине,
Килер кебек түгел иде һич күрәсе.
Йокыларга яту була, күз алдыма
Килә кара костюмыңның таш төймәсе.

Киләчәкнең серен беләм бераз гына,
Төймәләрнең фаразларын белмим һич тә.
Син мактанган идең миңа, шәп юрыйм дип,
Һич ялгансыз (!), таң төшемә нидер керсә.

Килә керә таш тәтәй күк таштан төймәң,
Әллә инде күзең кебек кара булгач,
Әллә инде җаннарымда шик күбәйгәч,
Хәтеремә үпкә ташы шыплап тулгач.

Бер дә сине уйлар кебек түгел идем,
Килми, язмый, шалтыратмый, диеп уйлыйм.
Төшләремдә төймә күрәм, күрмәс идем,
Сәдәфләгән костюмыңны чишеп уйныйм…


ЯНГАНЫ...

Берни истә түгел минем сүзләреңнән.
Кисәттем ич: тузган башым, хәтер беткән.
Онытылды бик мәгънәле сөйләгәнең.
Онытылмый кычкырганың соң нилектән?

Берни истә түгел миңа узганыңнан.
Минсез узгач, нигә аны хәтерләргә?!
Шуңа аны сала алмыйм язган чакта
Тел очымда туып торган сәтырларга.

Берни истә түгел миңа очрашудан.
Очрашканда кызыграгы, димәк, булган.
О, юк, ялгыш, бит янганы калган истә
Ул янымда утыра, дип ут йотудан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев