Рифә Рахман: «Җилдән туган»
Шигърият

Рифә Рахман: «Җилдән туган»

(ШИГЫРЬ)

Куркабыз без ялгыш туган хыяллардан,
Күңелгә яз килер төсле куркабыз без:
Тел очында торса тәме алмасының
Мәхәббәтнең, сүзебезне йотабыз без.
Саклыйбыз без җаныбызда сабый хисне –
Ул үсәр дә, хыял бүртер кебек артык.
Куркабыз без ялгыш туган һәр нәрсәдән,
Әйтерсең лә хәтта хисне җилдән таптык.

 


Нет комментариев