Рәсимә Гарифуллина: «Көзге каеннар»
Шигърият

Рәсимә Гарифуллина: «Көзге каеннар»

(ШИГЫРЬ)

Каеннарның сары ефәк шәлен

Алтын көзләр бүләк иткәннәр.

Сагынудан шулай саргаялар

Гомере буе кавышу көткәннәр.

Сары сагышларга әйләнгәнме

Өмет өзми көтү хәлләре?

...Тугрылыкның асыл билгеседер –

Каеннарның сары шәлләре.


Нет комментариев