(ШИГЫРЬ)
Борчымыйча гына бер-беребезне,
Өйрәндек без аерым яшәргә.
Читенсенеп, телефоннан гына
Бәйрәмнәрдә котлап дәшәргә.
Ялгыз ятакларга ияләштек,
Парлы мендәрләрдә ятсак та.
Яңа очрашулар көтмибез без,
Сагыну-сагышларда янсак та.
Синең телдә хәзер ят исемнәр,
Син башкага сөеп карыйсың.
Әрем тәме килә мәхәббәттән.
Ничек түзим, чыдый алыйм соң?
Ияләштек кебек барсына да:
Очрашканда күрми китәргә.
Сөю тулы карашлардан качып,
Исәнләшми генә үтәргә.
Без дәшмибез, ә йөрәк кычкыра,
Бар көченә сине чакыра.
Хыяллардан китә барган саен,
Ераклашкан саен сагына.
Хыялларны җилгә очырдык шул,
Йөрәк тоташ яну-көюдә.
Ерагайган саен ашкынам мин,
Сыенасым килеп сөюгә.
Яратмыйча гына яшәп булмый,
Онытып булмый җирдә син барын.
...Бүген тагын телефоннан гына
Туган көнгә котлау юлладым.
Ияләшеп булмый яратмаска...
Нет комментариев