Рәсимә Гарифуллина: «Җаннан җан ярала...»
Шигърият

Рәсимә Гарифуллина: «Җаннан җан ярала...»

(ШИГЫРЬ)

Бала туа – җаннан җан ярала...
Яңа кеше Җиргә аваз сала.
«Мин тудым!» – дип әрнеп елый-елый,
Бар җиһанга оран сала бала.
Кешелекнең иң серле һәм иң зур
Могҗизасы шушы: бала туа.
Елый-елый җиргә килә кеше,
Яшәр өчен дөнья куа-куа.

 

 


Нет комментариев