Рәмзия Габделхакова: «Бүген елмаегыз!»
Шигърият

Рәмзия Габделхакова: «Бүген елмаегыз!»

(ШИГЫРЬ)

Ә сез миңа бүген елмаегыз!
Күрмәмешкә салышып үтмәгез!
Әйтер өчен җылы сүзегезне
Соңгы сулышымны көтмәгез…
Ә сез бүген елмаегыз миңа!
Бүген сорашыгыз хәлләрем.
Баш өстемнән шомлы җилләр исә,
Бик борчылып йөргән мәлләрем...
Елмаегыз, бүген елмаегыз –
Күңел нуры күчсен күңелгә!
Җан арыган бозлы карашлардан,
Елмаясым килә минем дә!
Якын итеп, сөеп елмаегыз,
Юатыгыз талган йөрәгем.
Бик тоясым килә исән чакта
Кемнәргәдер әле кирәгем…

 


Нет комментариев