Рәфкатъ Шаһиев: «Асрамага туган телем бирәм»
(ШИГЫРЬ)
Асрамага туган телем бирәм!
Алсагызчы – саклар өчен генә.
Ят кулларга бер дә бирмәс идем,
Җитеп бетми минем көчем генә.
Асрамага туган телем бирәм!
Арагызда юкмы татар бае?
Аллаһ сезгә әҗерләрен бирер,
Әманәтен үтәсәгез бары!
Асрамага туган телем бирәм!
Алыр бәлки берәр милли түрә?!
Сездә закон, кулыгызда – мөһер,
Әйтүем дә бары шуңа күрә.
Асрамага туган телем бирәм!
Бер депутат юкмы арагызда?
Балаң сөйләшмидер, тик шулай да
Ул тел булгандыр бит, бабагызда?!
– Үзем алам, абый, саклар өчен,
Тукайлардан калган изге гөлне!
Халкым арасыннан яңа Апуш
Күкрәгенә кысып иркәләде
Ана сөте сеңгән туган телне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев