Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

«Очраштырдың безне нигә...»

Очраштырдың безне нигә, язмыш, Аерасын белгәч алдан ук?

Очраштырдың безне нигә, язмыш,
Аерасын белгәч алдан ук?
Яраламый гына чыгамыни
Ике җанны тоташтырган ук?!

Озак канар әле ике йөрәк,
Төзәлсә дә калыр эзләре.
Карап торыр күктән мәхәббәтнең
Үпкә белән тулы күзләре.

«Аерылулар бездән тормый», — диеп
Төйсәк тә без ярсып күкрәкне.
Ышандыра алмабыз шул моңа
Ярадан кан тамган йөрәкне.

Фәнис Яруллин, 2002.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев