Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Наилә ЯХИНА: ЕЛ БАШЫ ЯЗДАН БАШЛАНА...

Шул ук язлар... Шул ук язлар килеп, шау-шу килә, Шул ук күкнең зәңгәр гөмбәзе. Шул ук кырлар, тагын шәрә калып, Кара тәнен ачты көндезен. Шул ук кебек дөнья - яңарса да, Тик карашым, никтер, үзгәрә... Яңаларын түгел, кабат туган гөлен Чыгам кебек хәзер күзләргә. Шул ук Кояш, тик җылысы аның,...

Шул ук язлар...
Шул ук язлар килеп, шау-шу килә,
Шул ук күкнең зәңгәр гөмбәзе.
Шул ук кырлар, тагын шәрә калып,
Кара тәнен ачты көндезен.
Шул ук кебек дөнья - яңарса да,
Тик карашым, никтер, үзгәрә...
Яңаларын түгел, кабат туган гөлен
Чыгам кебек хәзер күзләргә.
Шул ук Кояш, тик җылысы аның,
Еллар үтү белән кимегән...
Агачлары, үр(е)леп, җылы сорый,
Кышын алар өшеп тилмергән.
Шул ук тәрәз карый урамнарга-
Тик ашыгып килмим карарга.
Шул ук юллар, никтер, тарайганнар -
Чакырмыйлар әллә кайларга...
...Шул ук дөнья, мин генәме башка?..
Язлар каршында...
Ел агышы яздан башлана!
Язда - сулар... Сулар ашкына!
Карлар эреп ачылса дөнья,
Тау башлары сары таш кына!
Мин торамын язлар каршында...
Күңелкәем кая ашкына?
Ишле кошлар сайрый еш кына,
Сагышлы тик минем баш кына.
Ел агышы яздан башлана-
Карлар эри таулар кашында...
Басып торам алар каршында,
Җилләр уйный сары ташында...
Син үзең юк
Син үзең юк күптән, хәтерләмим,
Күзалламыйм хәтта карашың.
Ә назларың калган, назлый һаман,
Кояш нурларында адашып.
Син үзең юк, күз нурларың калган
Сылу чәчәкләрнең таҗында,
Умырзаялары карый сирпеп
Иртә килгән нурлы язымда.
Син үзең юк , әллә каян килеп,
Саба җиле булып уяттың.
Болыннарда яшел түшәк булып,
Алларыма сузылып яттың.
Син үзең юк, булмадың да мәллә,
Мин генәме уйлап чыгардым?
Күз яшемме синең өчен тамган -
Таңның хәзер бәллүр чыклары?
Син үзең юк, булмадың да, беләм,
Шәфәкъләрдә көтәм сәләмең.
Аңламыйм тик, каян килгән бу моң,
Диңгез хисләр, белмим сәбәбен?!
Син үзең юк, әмма һәр тарафта
Бер гүзәллек тоеп барамын.
Син уяткан кошлармы ул сайрый, -
Һәр язларда тыңлап каламын!
Чукрак апрель
Шыта таңнар, сүнә көн дә офык-
Дөнья бара, Кояш тәгәри.
Җан бирә кыш, сулыш өреп язга
Чукрак апрель җанны телгәли.
Ишетми ул, уянмаган әле
Сансыз еллар кунган түшәктән.
Гамьсез йоклый, төшми туң җиренә
Мине назламаган бишектән.
Дәшәм сорап, ташла караш, диеп,
Сорыйм төпсез зәңгәр күгеннән.
Шатлыксыз авазын ишетеп, ник
Колак салам өнсез төненә...
Чукрак апрель! Телсез, тиле Кояш,
Ялкау күләгә - төн- "кара чук".
Җавапсыз карашым, ни көтәсең?-
Беркемнең дә синдә эше юк!..
Көткән бураннар
Бер ялгызым утырам өемдә,
Бер ялгызым карыйм тәрәзгә,
Ялгыз гына күзәтәм дөньяны,
Буран чыгар төсле беразга...
Карлар оча бөтерелеп, уйнап -
Чыгар-чыкмас буран өере.
Ашык-пошык үткән гомеремнең
Бәргәләнеп туза көеге.
Гыйнвар килгән, җәйдән, көзне атлап,
Көзне читләп, аңа кермичә...
Ник туздың син, йөрәк, бик вакытсыз?
Нигә яндың тынгы белмичә?
Керми киткән көзләремдә мәллә
Онытылып калган бәхетем?
Ник ашыктым кышлар дигән булып,
Бураннарын сагынып аһ иттем.
Кич утырды, сүлпән ут кабызып,
Яктырды үзенчә урамнар.
Басылды җил. Кыш итәген җыйды...
Булмас, ахры, көткән бураннар...
Әй, Кояшым!
Әй, Кояшым ! Тик син бу дөньяда
Алга әйдәп балкып торучы!
Бернигә карамый, һәр ел саен
Язларыма алып баручы!
Син балкыйсың кышлар китү белән,
Ак таҗлардай көләч йөзләрең.
Онытыла шулчак салкын көннәр,
Булмаган да кебек көзләрем.
Сиңа карап кайчак мин ышанам:
Мәңге яшьлек җирдә бар сыман.
Яшәрәмен синнән дәртләр алып,
Яфрак ярган яшел яз сыман!
Әй, Кояшым! Көләч йөзле дустым!
Мин бит синең ияреп баручың!
Вакытлыча иңгәндә офыкка
Кулым изәп көтеп калучың!
Апрель иртәсе
Дымлы һава, шау- шулы урамнар,
Вакытым буш бүген - нишләсе?
Юллар өзек, кышлар эреп аккан-
Тышта йомшак апрель иртәсе.
Кузгалмаган бөреле дөньялар,
Алмаганнар әле үз көчен.
Күңел эри, назлый аны бүген
Йомшак язның апрель иртәсе.
Уянмаган дәрте урманының,
Көтәдер күк кемнең боерыгын
Хәйләкәр төлке дә оясыннан
Чыгармыйдыр әле койрыгын.
Дымлы һава, шау- шулы урамнар,
Вакытым бар. Кая китәсе?
Юлсыз таулар аша, уятып урманны,
Бер серем бар - кемгә илтәсе?!
Тыйнак язлар
Сиздермичә тыйнак кына килде,
Язлар быел килде ташмыйча...
Көчсез булгандырмы әллә кышлар,
Буран узган адаштырмыйча!
Тып- тын акты тулышкан елгалар,
Күренмәде киткән бозлары...
Әмма сизде арыган йөрәгем
Язның тәүге, җылы назларын!
Бәлки, шулай килгән тыйнак язның
Ышанычлы булыр назлары...
Алдакчы яз, димәм, бүләк итсә
Умырзая ап-ак таҗларын!
Бәлки, сиздермичә акрын гына
Шулдыр аның мине кармавы?
Ә бәлки, бөтенләй ул читләп узар,
Шулдыр аның, бәлки, алдавы?..
Дүрт торна
Килә кайтып ерак чит җирләрдән,
Һаваларны ерып дүрт торна.
Колачларын җәеп, язгы кырлар
Сулыш алмый, күзәтеп тора!
Бер торнаның канатыннан кинәт
Кара каурый калды өзелеп!
Язгы җилләр аны тибрәлдереп
Алып төште җиргә бөтереп.
Ни дигән сүз? Әллә бер хәбәрме
Безгә алып кайткан сәламнән?!
Кем көйдергән аның канатларын -
Бу нинди сер бөек Галәмнән?...
Көйдергәнме әллә эссе Кояш -
Чит җирдәме пешкән чамасыз?
Сагыштанмы әллә шулай көеп
Елый- елый янып кайтасыз?
Җилегездән төшкән кара каурый
Бөтерелә язгы кичләрдә...
Моңсу көе арган дүрт торнаның
Хәтеремнән китмәс һичләр дә!..
Чыктым әле...
Чыктым әле, бер язгы таңымда
Әллә кая мине чакыра...
Үткәннәрме шулай шытып җанда,
Әллә башка хисләр яңара.
Чыктым әле, язның бер моңы бар,
Көхил1 - кәккүк анда кычкыра.
Моңсызларга каршы кош гаскәре
Иртә таңнан торып үч кора.
Чыктым әле, серле дөньясына
Ризван2-сакчы ачар ишеген.
Назлар берәү, сөйләп әкиятләр,
Йолдызларга асып бишеген.
Чыктым әле, әгәр гашыйк булсам,
Әйләнсен лә башым! Түзәргә!
Бу татлы диңгездә кирәктер ул,
Көрәшмичә генә йөзәргә.
Чыктым әле, карышмыйм бу язга,
Тәүге гөлен, бәлки, сузадыр.
Батсам әгәр мин шушы диңгездә,
Аллам үзе тартып чыгарыр...

1Көхил - һинд кәккүге.
2Ризван - оҗмах сакчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев