Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Наил Касыйм: «Үзем түлим...»

(ШИГЫРЬ)

Утлар яна − уйлар сыман,

Такси көтеп басып торам...

Барыр җирем юк та сыман,

Бер максатсыз юлга чыгам.

 

Таксист, таксист, ник дәшмисең?

Юл бәһасен белмәк телим...

Һәр адымга бу тормышта

Мин бит үзем, үзем түлим...

 

Бәһаләрнең үскән чагы,

Син әйтмәсәң, каян белим?!

Шатлыгыма һәм кайгыма

Мин һәрвакыт үзем түлим...

 

Ялгышыма, уңышыма,

Бәхетемә үзем түлим.

Һәр кешегә бу тормышта

Түләнмәгән бәхет телим!

 

Таксист, таксист, юк, эндәшмә −

Сүзләр миңа кирәк түгел!

Машинаңны тизләт, әйдә,

Үз-үземнән качам бүген...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев