Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мөхәммәт Мирза: Багышлаулар

Милләтнең хак хезмәтчесе – Исәнбәттә өстенлек!

ХАЛЫК ӘЙТСӘ...

           (Нәкый ага Исәнбәткә)

Табып тарих төпкеленнән
Чыгарды җәүһәрләрен...
Туган халкының хак сүзен – 
Мәкале-мәрҗәннәрен.

Дастаннарын җәеп салды:
Гыйбрәтләр алыр өчен.
Җаһилләрнең хөкеменнән
Шәт йолып калыр өчен.

Исәнбәтләр исән чакта
Җилгәрде гыйлем чүбен.
Искедән ис чыгармакчы
Ниндидер кара чебен?

Алтын тәңкә аунап ятмый,
Ягылмый нәҗес-кара.
Халык әйтсә – туры әйтә:
Эт өрә – кәрван бара.

Хакыйкатьне бар Хак белә – 
Имансыз залим түгел.
Вакыт сынавын үтмәгән
Көнлекче галим түгел.

Көнлекчедә – бәндәчелек,
Ихтыярый мескенлек...
Милләтнең хак хезмәтчесе – 
Исәнбәттә өстенлек!
                               Сентябрь,2023

* * * 
Халкыбыз каһарманы Сөембикә
Ханбикәнең тууына 500 ел тулу
да битараф тынлыкта узып китте.

И ханбикә, исемеңне тапладылар,
Синнән яман гаеплене тапмадылар...
Хакыйкатьтә: күрәләтә яла ягып,
Үзләренең хыянәтен акладылар...
...Тарихында шөһрәт тоткан шул халыкны
Тары ярмасыдай төеп вакладылар...


* * * 
Милли театрыбызның мәшһүр
трагигы Мохтар Мутинның
тууына 135 ел тулу да, гадәттәгечә,
билгеләп үтелмәде...

Синнән әлдә шикләнәләр икән,
Шүрлиләр икән ич, и Мохтар...
Шәһитләр дә шаһит була ала:
Исхакый кисәткән афәт килде:
Милләтеңне кайтып син коткар.
                                          Сентябрь, 2021

СУБАЕН ТЕРӘП ТОРСАК ТА

(Әмирҗан ага Моталлаповка)

Сорауны дөрес куясың:
Кыланмый кырыс куясың
Җавапларым шәт булса да,
Әрнү-сагышка тулса да,
Юатып ни әйталам соң,
Дәшми басып торамын...

Түреңә үк үтәр идем,
Беләм, урын табарсың...
Сызлавыңа сары маем
Килә бик тә ябасым...
Туксаныңда да сафтан-саф
И, нарасый бала Син...

Без күргәнне кемнәр күргән:
Сугылып та сөрелеп
Шахталарга төшеп чаптык
Себер, котып күмерен – 
Кырып бетерерлек түгел
Җанга сеңгән сөремен...

Сорауны дөрес куясың,
Җавабы кыска, кырыс:
Субаен терәп торсак та,
Ил түре безгә – бусага?..
Сорыйм: – Туксаның тулса да,
Нык тор, сынмаска тырыш!
                                  Июнь, 2023

* * *
                (Мөдәрис энемә)

Мәгыйшәтле нәсел-ыруының
Өметләр баглаган төпчеге
Дәверләргә бәйләп, алга әйдәп
Әләндерә гомре көпчәген.
Риясызга мең рәхимле Бер Хак
Исәп-хисап көн киләчәген
Син белеп тор, энем, онытма
Саваплар кыл – өстәләчәген.


ЕЛЪЯЗМАЧЫ

                        (Илшат Халиуллинга)

Яланаяклы балачак иленнән
Үр, үткелләр имин үтеп киленгән.
Мосафир чакрымнарын кем санасын? –
Иманыннан чигенмәсен иң элгәр.

Бистәләрдән дистәләгән ырулар
Кубарылып кыйтгаларга сибелгән.
Ятка яраклаша Адәм баласы – 
Бәндәчелек бөгелдертә биленнән.

Юлъязмачы, елъязмачы нияте: – 
Йолу хакны нахак җаһил җиленнән.
Иманына бәрабәр фидаилык
Галимнәргә, шагыйрьләргә бирелгән.

Шөкер, җәүһәрләргә тиң дастаннар
Елъязмачы биштәрендә, иңендә...
                                               Май, 2023

ЯШЬНӘП  ЯШӘЛГӘН ГОМЕР

                 (Дамир Җәлиловка)
       1
Чор, дәверләр алышына,
Ел фасыллары кебек.
Үзгәреп тора төсләре,
Хәтта өлгереми каласың
Асылына төшенеп.

Чор, дәверләр алышына,
Соралмый сәбәпләре.
Гомерләрнең агышына
Сынауларын тезеп куя – 
Соңартмый сәгатьләрен.

Һәр инсан үз дәверенең,
Үз чорының баласы...
Гомер иткән һәр көнендә
Дөньялыкның сиратыннан
Кемнәре чыгала соң?

Сынау арты сынау тоткан
Чорларда гомер иттек,
Үткәннәрдә үкенү юк:
Җидесеннән җитмешенең
Үренә менеп җиттек!

       2
Гомерләрнең агышында
Һәр фасылның үз төсе,
Һәркайсы чиксез мөкатдәс:
Туган оям, Гаиләм, Илем – 
Бар кыйммәтләрдән өстен!

Тамырыма сутын салган
Бабамның дәвамы мин,
Әбкәм, Әнкәм сөте сеңгән
Хилафсыз иманлы җаным – 
Догалы, дәвалы мин!

Яратылышыннан алып,
Тамырларыбыз җирдә:
Кишәрлеккә бүленеп тә,
Күмәк көннәр күрелеп тә
Иҗтиһат иттек Илдә.

Солдат булдык Ил сагында
Себер салкыннарында.
Сынмадык һич сынатмадык
Туган җирдә сагнып көткән
Тугры ярлар барында...

...Ярты гасыр туган җирнең
Олтаны булдык – шөкер,
Сакладык – сатмадык аны:
Гаделлек һәм тугрылыкның
Солтаны булдык – шөкер!!

       3
Түренә менеп җитсәк тә
Калмабыз һич тукталып:
Офыкта менәсе мең үр – 
Иңнәрдә әлдә Ил йөге,
Сикәлтәле сукмагы.

Үр менүләр – урау-урау
Түбәнгә төшү ансат...
Мең үр артында – мәңгелек:
Барып җитәрме оныклар,
Әгәр без туктап калсак?!

Чор, дәверләр алышына,
Куласасы әйләнеп
Бер басар да таныр дөнья
Яшьнәп яшәлгән гомернең
Төсмерләрен – шәйләнеп!!!
                          1 октябрь, 2023
                          Актаныш.

МИН СИНЕ ЧАКЫРАМ БИЕРГӘ
                          (...үзебезгә)

Мин сине чакырам биергә,
Гомеремнең көзге вальсына:
Үткәннәрне тезеп хәтердә
Әйләник тын гына, бер тында,
Ярсыма, йөрәгем, ярсыма!

Мин сине чакырам биергә,
Хәтердә чаптардай чакларым:
Ярсудан тилереп чапканым.
Әйләник тын гына, бер тында
Сүндерми күңел учакларын!

Хәтердә бүгендәй барсы да:
Чаптарларны узып чапканым,
Югалтып янәдән тапканым...
Ярсыма, йөрәгем, ярсыма
Гомремнең иң соңгы вальсы ла?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев