Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Марат КӘБИРОВ: ТАУЛАР АКТАРЫРЛЫК ЕГЕТЛӘР БЕЗ, ТИК НИГӘДЕР ҖАННАР АКТАРЫЛА...

Кызыктырма В.М.ка Үз илемнән өметем өзелгән чак... "Илең" дигән җирдә - сызык тора. Ә син Америка дисең... Ирекле ил... Кызыктырма берүк! Кызыктырма! Кызыктырма азатлыгың белән. Азат булуларны без үткәнбез. ...Илебезнең хәрабәләрендә Көнебезгә карап дөмеккәнбез... Безгә илнең үләксәсе кирәк. Козгын кебек нидер чүплибездер... Ил дә бездән бернәрсә дә көтми. Без дә...

Кызыктырма
В.М.ка

Үз илемнән өметем өзелгән чак...
"Илең" дигән җирдә - сызык тора.
Ә син Америка дисең... Ирекле ил...
Кызыктырма берүк! Кызыктырма!

Кызыктырма азатлыгың белән.
Азат булуларны без үткәнбез.
...Илебезнең хәрабәләрендә
Көнебезгә карап дөмеккәнбез...

Безгә илнең үләксәсе кирәк.
Козгын кебек нидер чүплибездер...
Ил дә бездән бернәрсә дә көтми.
Без дә илдән берни көтмибездер.

Ә син: "Америка... Ирекле ил...
Вак-төяктән азат булып була..."
Татарлыктан азат булып булмый,
Ниләрдәндер азат булып кына.

Кызыктырма Америкаң белән -
Бәхеттән мин өмет өзеп яшим;
Татар дигән халкым белән бергә
Бөтенесенә дә түзеп яшим...

Бүген генә җиргә тумаганмын -
Бәхетләргә юлыгырлык яшем...
Мин халкымның әйбәт улы идем,
Заманымның колы булып яшим.

Ә син: "Америка..."
Бар татарга
Бәхет өләшүче илдер кебек...
Тик Русия бар җирдә.
Русиянең
Һәр кануны рухи киллер кебек...

Шул киллерлар арасында безнең
Әвеш-тәвеш итеп гомер үтә.
Ә син ирек һәм азатлык дисең...
Беркатлы җан бит син - Америка.

Мин мондагы егет. Монда җанның
Бәхетле һәм авыр чаклары да...
...Таулар актарырлык егетләр без,
Тик нигәдер җаннар актарыла...

Җиңүче

Җиңүче булырга теләдем,
Тик җиңү юлларын белмәдем...
Юлларын белмәгән килеш тә
Мин җиңеп чыгарга теләдем.

Сез миннән көлдегез генәдер:
"Син әле... Кем әле...
Йөзләрдер...
Меңгә бер..."
Җиңүләр меңгә бер булсыннар,
Тик мин бар.
Һәр шәхес - бердәнбер.

Һәр шәхес бердәнбер булса да
Язмыш бар.
Язмышлар - кемнәндер...
Җиңүче булырга теләдем.
Кемнәрдер көлгәндер... Көлгәндер...

Хыялны шәм итеп яндырдым.
Шәмнәрем кайвакыт сүнгәндер.
Сүнгәнен кемнәрдер күргәндер.
Көлгәндер...
Көлгәннәр меңнәрдер...

Меңнәрдер, миллиондыр...
Аларның йөзе юк, заты юк.
Мескеннәр -
Мәңгегә
Мескеннәр:
Аларның җиңүгә хакы юк.

Мин дә шул мескенлек эченнән
Атладым җиңүгә бер адым.
Күрделәр...
Көлделәр...
Сөрделәр...
Җанымны телделәр - чыдадым.

Чыдадым - бу мескен төркемгә
Тимәс дип зыяным... (Файдам да?!) -
Никадәр гайрәтле булсам да,
Ялгызым идем мин мәйданда.

Ялгызым...
Тик сиңа ташланган
Төркемнән дә зуррак явыз юк.
Ул төркем безнеке - мескеннәр.
Бердәнбер булу ул - ялгызлык...

Ләкин мин җиңәргә теләдем,
Җиңәргә... Ялгызым булсам да...
Ялгыз җан - яу түгел...
Барыбер
Бер эзсез югалмас җиһанда.

Җиһанда сакланыр шикелле
Безнең дә самими теләкләр.
Йөрәктән йөрәккә күчәр күк
Җиңүгә әйдәүче сурәтләр.

Өметем яшәтә.
Ә үзем...
Үзем мин җиңүче булмадым.
Ләкин мин мескенлек эченнән
Җиңүгә атладым бер адым.

Ниләр булды сиңа, авыл?..

Сине сагынып кайткан идем.
Авыр миңа. Шундый авыр.
Давыллардан калган сыман,
Хәлсезләнеп ауган авыл…

Нишләдең син, авылым, дидем…
Миңа беркем эндәшмәде.
Ялтлап куйды чишмәләре,
Гүя җирнең күз яшьләре.

Ниләр булды сиңа, авыл?
Кайда синең назлы җилең?..
Давылларга бирешмәгән
Халкымның син җаны идең.

Бүгенгегә башын салып,
Елый сыман үткәннәрең.
Бу үзеңнең язмышыңмы,
Ялгышымы бүтәннәрнең?!.

Нишләдең син, авылым, дидем…
Миңа беркем эндәшмәде.
Ялтлап куйды чишмәләре,
Гүя җирнең күз яшьләре.

Шәҗәрә

Әрнүләрен тантанага манып,
Шәҗәрәсен барлый бар дөнья.
Артларына борылып карый халык.
Артларына... упкын алдында...

Борылып карый... Упкын алларында
Ни кылырга белмәгән сыман.
Шушы хәлгә төшүенә үзенең
Гаеплене эзләгән сыман.

Үткәннәрен барлый безнең халык.
Тамырларда җирле сут таша.
Шәҗәрәләр генә ни өчендер
Күршеләргә барып тоташа...

Кемнәр кулы белән языла тарих,
Кемнәр әмере белән юк була?..
...Бер баш игән, ахры, гел баш ия,
Бер чукынган - мәңге чукына...

Ә үткәндә - тик батырлар гына,
Гел данлыклы чорлар - үткәндә!..
...Үткәннәрең канат куйса икән,
Алларыңда упкын көткәндә.

Кайларга китердең?

Кайларга китердең син мине? -
Дисең син, капланып иңемә...
...Яшьләрең тамганын күрмимен,
Яшьләрең тамганы сизелә...

Мин сине бәхетле иттемме (?) -
Гомерең: әрнүдән - әрнүгә...
Беләм, син күнегә алмыйсың
Мин күнгән әрнүләр тәменә.

"Елама, җаным,"- дип юатмыйм.
Ела син елыйсың килгәндә.
Мәңге дә яңармас моң булып,
Бер үтәр бу мәлләр бездән дә.

Кайларга китердең, дисең син.
Кайларга китердем? Белмимен...
Елларны югалта-югалта,
Мин җирдә нәрсәдер эзлимен.

Кайларга куйыйм соң мин аны,
Язмышка уралган давылны?
Кемнәргә ташлыйм бу гомерне,
Кайларга бәрим бу җанымны?..

Башкалар яши бит, дисең син.
Аларның юллары башкадыр...
Әрнемә, яныңда мин барда,
Минсезлек әрнүдән башланыр.

"Кайларга китердең син мине?" -
Капланам язмышның иңенә...
...Яшьләре тамганын күрмимен,
Яшьләре тамганы сизелә...

Ышанмыйча

Ышанмыйча минем зурлыгыма,
Иңнәремдә канат барына,
Акырын гына китеп барасың син
Кемнәрнеңдер тарафларына...

Ә мин сине өзелеп яратсам да
Үз юлымнан инде борылмам.
Синең юлың - якты хисләрдән дә
Файда эзләүләргә корылган...

Гаепләргә сине хакым юктыр -
Кулларымда синлек алтын юк...
Мизгел саен ерагая бара
Синең белән минем якынлык.

Кызыктырадыр шул кемнәрнеңдер
Яшәве дә, даны-малы да...
Дан да, мал да таба алыр идем,
Тынгылыклар тапсам җаныма.

Ә минем җан сине кызыктырмый,
Терелтсә дә сулган гөлләрне.
Сиңа гашыйк шул бер җанга сусап,
Уянырсың үзең бер мәлне...

Ышанмыйча минем зурлыгыма,
Иңнәремдә канат барына,
Акырын гына китеп бара халкым
Кемнәрнеңдер тарафларына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев