Луиза Янсуар: «Вакытлы»
Шигърият

Луиза Янсуар: «Вакытлы»

(ШИГЫРЬ)

Син кайтыр диңгезләр илендә

Мин йөрим онытып сагышны.

Җир тулы – кешеләр тавышы.

Җир тулы – кешеләр каргышы.

Бу кадәр нәфрәтне күтәргән

Токымнар барын мин хәтерлим.

Һәм җанны... икенче тормышка...

Икенче язмышка әзерлим.
Син минем – иң татлы әрнүем.

Син минем – иң авыр бәхетем.

Белми дә калырсың шикелле...

Белми дә – никадәр кадерең.

Мин кайтыр диңгезләр илендә

Син оныт мәңгегә каргышны!

Һәм ишет: сабыйлар көлешә...

Сабыйлар – белмәгән сагышны.

...Бу Җирнең – вакытлы ялгышы..


Нет комментариев