Луиза Янсуар: «Сөйләшәсем килә, дисең...»
Шигърият

Луиза Янсуар: «Сөйләшәсем килә, дисең...»

(ШИГЫРЬ)

Сөйләшәсем килә, дисең,

килә сөйләшәсем.

Белмим, ләкин сиңа хәзер

ничек эндәшәсен.

Тынлык аша, колак ярып,

ишетелә тының.

Сүзләр күп ул,

сөйлим кайсын –

ялганынмы? Чынын?

Сиңа кайсы кулай, белмим,

һәм кайсысы тансык?

Гавамың бит сүздән тора:

и сөйлиләр, ярсып,

кайчан кемне сөйгәннәрен,

сөймәүләрен кемне, –

агып керә бүлмәләргә

серме? Дөнья кере?

Безнең, дисең, сөйләшер сүз

бер дә калмаганмы?

Миндә сүзләр күп,

юк никтер –

сиңа яраганы.


Нет комментариев