Лилия Сәгыйдуллина: «Йолдызлар атыла, атыла...»
Шигърият

Лилия Сәгыйдуллина: «Йолдызлар атыла, атыла...»

(ШИГЫРЬ)

Йолдызлар атыла, атыла...

Аларны атарга кем хаклы?

Күкләрдән уярдай-җуярдай

Йолдызда ни гаеп ул чаклы?!.
Яктысы чамасыз, диләрме?

Нурлары бик  нурлы  түгелме?

...Кап- кара тынлыкны яктыртып,

Йолдызлар атыла  күгемдә.


Нет комментариев