Лилия Сәгыйдуллина: «Чагыласы булсаң, ни сакланма...»
Шигърият

Лилия Сәгыйдуллина: «Чагыласы булсаң, ни сакланма...»

(ШИГЫРЬ)

Чагыласы булсаң, ни сакланма,

Чагыласың икән...

Чага еланнар да...

Хәтта кычытканнар да...

Абынасы булсаң, ни сакланма,

Абынасың икән...

Такыр яланда да...

 

Үлән-саламга да...
Алган яралар да, ни тырышма,

Яңалардан

Ярлыкамый икән:

Кат-кат  чагыласың,

Кат-кат  абынасың...

Яраларны ялый-ямый,

Яшәешкә ныграк ягыласың...

 

 

"Казан утлары"


Нет комментариев